Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Аттестация үттеләр

    Сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре чираттагы аттестацияне уңышлы үтте. Кызлар һәм малайлардан шактый җитди имтихан алу өчен Өчкүл урта мәктәбе спорт залына Татарстан Республикасының сугыш сәнгате милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский үзе килде. 14 каратэчы остазлары каршына чыгып, дөрес итеп сугу, хәрәкәт итү һәм башка күп кенә алымнарны...

    Сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре чираттагы аттестацияне уңышлы үтте.
    Кызлар һәм малайлардан шактый җитди имтихан алу өчен Өчкүл урта мәктәбе спорт залына Татарстан Республикасының сугыш сәнгате милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский үзе килде. 14 каратэчы остазлары каршына чыгып, дөрес итеп сугу, хәрәкәт итү һәм башка күп кенә алымнарны күрсәттеләр.
    Кайбер кимчелекләр булса да, аларның барысы да аттестацияне үтеп тиешле билбаулар: тармак технологияләре техникумыннан Артем Тегулев - сары, Болгардагы 1нче урта мәктәптән Александр Понасенко - сары шакмаклы зәңгәр, Геннадий Голубев ак төстәге билбауга лаек булды.
    Имтиханнарны шулай ук Өчкүлдән Тәлгат Хәмидуллин, Владимир Шарлаимов, Никита Кокшин, Александр Буканов, Владимир һәм Дмитрий Шероновлар, Владислав Кузнецов, Полянкадан Мария Баширова белән Полина Власова, шәһәрдәге икенче урта мәктәптән Олег Титов белән Михаил Репьев та уңышлы тапшырдылар. Геннадий, Владислав, Мария һәм Полинаның аттестацияне әле беренче генә үтүләре.
    Бу көнне яшь спортчылар Казаннан килгән кунакка үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: