Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аны спортта яңа уңышлар көтә

Икенче урта мәктәпнең дүртенче класс укучысы Игорь Бондарев әле кайчан гына тренер Сергей Николаевич Власов җитәкчелек иткән чаңгы спорты секциясендә шөгыльләнә башлаган иде. Ә хәзер ул Идел буе физкультура һәм спорт академиясенә укырга кергән, бәйгеләрдә республиканың иң тәҗрибәле спортчылары белән көч сынаша ала.

Олег Пахомов

Башта Игорь футбол белән шөгыльләнсә, тиздән аның чаңгы спорты белән мавыгуы өстенлек ала һәм бу өлкәдә яңадан-яңа уңышларга ирешә башлый. Яшьтәшләре аны берничә тапкыр яңадан футболга чакырсалар да, Игорь үзенең яраткан спорт төренә хыянәт итми. Башта уңышлары күзгә ташланырлык булмаса да, вакыт үткән саен ярышларда җиңүгә ирешә башлый.

Татарстанның чаңгы ярышлары Федерациясе ел саен билгели торган исемлектә Игорь хәзерге вакытта иң көчле яшь чаңгычы булып санала. Узган җәй ул Сарман районы Җәлил эшчеләр поселогында чаңгы-роллер буенча үткәрелгән республика чемпионатында классик алым белән беренче урынга лаек була, соңрак Алабугада үткәрелгән Татарстан беренчелегенә коньковый алым белән узышта икенче урынга чыга. Биш километрлы кроссларны да уңышлы үтеп, даими рәвештә иң яхшы биш спортчы исемлегенә керә.

Озакламый Игорь Россия спорт мастерлыгына кандидатлык нормативы тапшыра. Сезон башында ул республика җыелма командасы составында Сыктывкарда уңышлы чыгыш ясый, аннары республика чемпионатының беренче этабында өлкәннәр арасында иң яхшы ун спортчы исемлегенә керә, бу уңышын ул өченче этапта да кабатлый. Узган сезонда ул шулай ук Казан балалар чаңгы марафонында, укучыларның республика мәктәп спартакиадасында һәм башка бәйгеләрдә призер исемен ала. Ә район дәрәҗәсендәге ярышлар турында әйтеп тә тормыйбыз - монда Игорьгә тиңнәр юк. Аңа Бөтенроссия ярышларында да катнашырга насыйп була.

- Соңгы елларда Виктор Ермилин, Денис Горюнов, Артем Главнов һәм башка егетләр белән беррәттән, Игорь минем иң яхшы укучыларымның берсе, - ди тренеры Сергей Власов. - Ул үҗәтлеге, максатчанлыгы белән аерылып тора. Аңа бернәрсәне дә ике тапкыр кабатларга кирәкми...

Зирәклеге, тырышлыгы аркасында Игорь мәктәптә дә яхшы укый, шуңа күрә быел физкультура һәм спорт академиясенә укырга керү кыенлыклар тудырмаган. Әлбәттә, имтиханнарның махсус өлеше бер дә җиңел булмаган: программага 1000 һәм 100 метрга йөгереш, турникта тартылу һәм озынлыкка сикерү, сыгылмалылыкны тикшерә торган күнегүләр кертелгән. Игорь барлык биремнәрне дә җиренә җиткереп үтәгән.

Игорь белән бер командада чыгыш ясаучы иптәшләре Артем Главнов белән Денис Горюнов та быел шул ук академиянең башка бүлегенә укырга кергәннәр. Алар киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнеп, яңа үрләр яулар, зур уңышларга ирешерләр дип ышанасы килә.

Рәсемдә: Игорь Бондарев - пьедесталда өченче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев