9 август 2013 яңалыклары
-
Аны спортта яңа уңышлар көтә
Икенче урта мәктәпнең дүртенче класс укучысы Игорь Бондарев әле кайчан гына тренер Сергей Николаевич Власов җитәкчелек иткән чаңгы спорты секциясендә шөгыльләнә башлаган иде. Ә хәзер ул Идел буе физкультура һәм спорт академиясенә укырга кергән, бәйгеләрдә республиканың иң тәҗрибәле спортчылары белән көч сынаша ала.
-
Һәр объект вакытында тапшырыла
Хәзерге вакытта "РегионСтрой" җәмгыяте коллективы Кузнечиха урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләрен төгәлләп килә. Биредә күп эшләр башкарылган. Иске агач рамнарны пластикка алыштырганнар, канализация һәм суүткәрү системасы яңадан эшләнгән, түбә ябылган, бина эчендә санузел эшләнгән. Мәктәп тыштан буялган, керә торган урыны әйбәт итеп яңадан эшләнгән, отмосткалар ясалган. Икенче төрле әйткәндә, мәктәп...
-
Юлга сыймаганнар
Кырый Йорткүл авылы юлында кара-каршы килгән ике машина бер-берсен үткәреп җибәрә алмаган. Машина йөртүчеләрнең берсе, юл кырыенда торган машинага кадәр араны чамаламыйча, машинасын борган вакытта, аны бәрдергән. Шундый ук хәл шәһәр үзәгендә дә булды, безнең илдә эшләнгән машина чит ил машинасын бәрдергән. Ульяновскидан килгән бер турист музей-тыюлык территориясендә юл кырыена...
-
Каракларны эзлиләр
Акча янчыгын машинасында калдырган шәһәр кешесе шактый зур суммада акчасыннан колак каккан. Ул машинасын ишек алдында калдыра, ә ишеген бикләргә оныта. Берничә сәгатьтән аның телефонына кередит карталарыннан акча алынуы турында хәбәр килеп җитә. Машина "бардачогында" яткан акча янчыгыннан хезмәт хакы ала торган һәм кредит карталары юкка чыккан. Иң аянычы, карталарның...
-
Алиментны вакытында түләргә кирәк…
Суд районның 35 яшьлек кешесен балигъ булмаган кызына алимент түләүдән баш тартканы өчен гаепле дип таба. Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, әлеге кеше алимент түләүдән тайпылу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә басмаган, эшкә урнашу турында уйлап та карамаган. Суд приставлары кызына алимент түләү кирәклеге турында аңа берничә тапкыр...
-
Баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә?
Яңа уку елы башланырга бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Шуңа күрә бүген һәр ата-ананы баласын мәктәпкә җыеп җибәрү проблемасы борчый. Бу гаилә бюджетына күпмегә төшә икән?
-
Кырык ел сәхнәдә
Узган шимбәдә Өчкүл авылы Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Биредә «Славяне» вокаль-инструменталь ансамбленең чираттагы юбилеен зурлап билгеләп үттеләр.
-
Яңа җитәкче сайланды
Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 25 июлендәге 644 нче Указы нигезендә, ТР Спас район суды рәисе итеп Фазыл Батыршин билгеләнде. Моңарчы Фазыл Гариф улы райондагы 1нче суд участогында мировой судья булып эшләде.
-
Кимчелекләр контрольгә алынды
Узган атна азагында район хастаханәсендә «Ак Барс-Мед» иминиятләштерү кампаниясе хезмәткәрләре район халкы белән очрашты. Очрашуга пенсионерлар, пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре килгән иде. Алар барысы да әлеге кампания хезмәтеннән файдалана. Очрашу барышында медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Халыктан район дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгатьләр күп килә. Шуларга ясалган анализ белән таныштырдылар....
-
Иң яхшылар арасында
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган рейтинг нәтиҗәләренә караганда, иң яхшы йөз мәктәп арасында безнең районның гомуми белем бирү учреждениеләре дә бар. Класс-комплектта укучылар саны 14тән азрак булган мәктәпләр арасында исемлеккә Өчкүл һәм Никольск мәктәпләре кергән. Ә менә укучылар саны 14тән күбрәк булган мәктәпләр исемлегендә шәһәрдәге беренче һәм икенче...
-
Эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
Районның эшләүче 1094 пенсионерына 2012 елда һәм агымдагы елның беренче кварталында эш белән тәэмин итүчеләр күчергән страховой взнос акчасы исәбенә пенсия түләүләре арта. Пенсия фонды идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, пенсия уртача 98 сум 89 тиенгә артачак. Пенсияләре 595 сумга кадәр артучылар да бар. Арткан пенсияләрне түләү өчен өстәмә рәвештә 110...
-
Якташлар бергә җыела
Иртәгә Спас якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышы була. Читтә яшәсәләр дә, туган якларын яратучылар унберенче тапкыр бергә җыелачаклар. Район Мәдәният йортында сәгать 10да Спас районына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк. Аннары кунаклар шәһәрдәге әһәмиятле объектларда булачак, музей-тыюлыкка барачак. Район җитәкчелеге белән очрашулар да каралган. Әлбәттә инде, элекке хезмәттәшләр, дуслар һәм таныш-белешләр белән...
-
«Бу күркәм традиция дәвам итәр...»
Узган сишәмбедә Болгар музей-тыюлыгының фестиваль-чаралар комплексында тантаналы шартларда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе үткәрелде.