Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Үз гаебен танымаган

    ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырырга батырчылык иткән берәүне тотканнар. Лихачев урамындагы кар көртенә кереп баткан машинаны оперативниклар чираттагы патруль вакытында күреп алалар. Машинаны чыгаруда ярдәм тәкъдим иткәч, машина хуҗасының үзен сәер тотуына игътибар итәләр. Алкотестер белән тикшерүдән ир-ат катгый рәвештә баш тартып, үзен ап-аек дип әйтә. Тик вакыйганың...

    ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырырга батырчылык иткән берәүне тотканнар.
    Лихачев урамындагы кар көртенә кереп баткан машинаны оперативниклар чираттагы патруль вакытында күреп алалар. Машинаны чыгаруда ярдәм тәкъдим иткәч, машина хуҗасының үзен сәер тотуына игътибар итәләр. Алкотестер белән тикшерүдән ир-ат катгый рәвештә баш тартып, үзен ап-аек дип әйтә. Тик вакыйганың шаһитлары ирдән нык кына хәмер исе килүен раслап протоколга кул куялар.
    Хәзер бу ир-атка штраф түләп, ел ярымга идарә таныклыгыннан колак кагарга туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: