6 февраль 2015 яңалыклары
-
Капиталь ремонт эшләре башланды
"Спасагрострой" җәмгыяте коллективы агымдагы елның гыйнварыннан ук район үзәк хастаханәсе объектларын ремонтлый башлады.
-
Ярышлар иң өлгерләрне ачыклады
Балалар дәвалау-белем бирү үзәгендә мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең муниципаль кышкы спартакиада этабы үтте. Гомумкоманда зачетында беренче урынга - 2нче мәктәп, икенче урынга - коррекция мәктәбе, өченче урынга Иж-Борискино урта мәктәбе командасы чыкты.
-
“Зәңгәр патруль” бүләк алды
"БАКАЛЕЯ" җәмгыяте хезмәткәре (Казан шәһәре) Фәрит Хәйруллин коррекция интернат-мәктәбе укучыларына зур плазма панельле телевизор бүләк итте. Мондый бүләккә укучылар "Зәңгәр патруль" отрядының актив эшләве аркасында лаек булды. Отряд инде берничә ел "Средневолжрыбвод" федераль дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән бергә табигатьне саклау чараларында катнаша. Ихтиологлар белән бергә балалар ярны чүп-чардан чистарталар,...
-
Сез салкын тиюдән ничек сакланасыз?
Татьяна Андреева, пенсионер: - Мин үзем халык медицинасы алымнары белән дәваланырга тырышам. Кыш көне, авыру эләктерү ихтималы зур булганда, суган һәм сарымсакны күбрәк ашарга тырышам. Башкаларга да шундый ук киңәш бирәм. Андагы фитонцидлар, эфир майлары һәм башка матдәләр һавадагы, борын һәм тамакның лайлалы тышчасындагы зарарлы микробларны үтерә. Кышын организмга витаминнар...
-
Чаңгычылар – стартка!
Якшәмбе көнне Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә торган традицион "Татарстан чаңгы юллары" спортның бу төрен сөючеләрне стартка җыя. Бу ярыш физкультура һәм спортка мөмкин булганча күбрәк кешене җәлеп итү, аларга сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен өйрәтү өчен үткәрелә. Бездә чаңгы спортын яратучылар "Олимп" спорт комплексы янында җыела. Ярышта катнашучыларны теркәү тугыздан унберенче...
-
Үз гаебен танымаган
ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырырга батырчылык иткән берәүне тотканнар. Лихачев урамындагы кар көртенә кереп баткан машинаны оперативниклар чираттагы патруль вакытында күреп алалар. Машинаны чыгаруда ярдәм тәкъдим иткәч, машина хуҗасының үзен сәер тотуына игътибар итәләр. Алкотестер белән тикшерүдән ир-ат катгый рәвештә баш тартып, үзен ап-аек дип әйтә. Тик вакыйганың...
-
Сакланганны саклармын дигән
Узган атнада шәһәрдә биш авария килеп чыкты. Вертынская һәм Базар урамнары кисешкән чатта урам йөрү кагыйдәләрен бозганлыктан, ике машина бер-берсенә юл бирмәгән. Пионер урамында ике авария теркәлгән. Беренче очракта автосөючеләр тиешенчә маневр ясарга өлгермәгән һәм нәтиҗәдә бер-берсенә килеп бәрелгән. Икенче очракта машина йөртүчеләрнең берсе машиналар арасында тиешле ара калдырмаган. Назаровлар...
-
Ачу алдан йөри...
Районда яшәүче берничә кешегә карата кешегә кул күтәргән өчен җинаять эшләре ачылган. Өчкүл авылы кешесе сугышучылардан зыян күргән. Ишек алдына танышлары кергәч, ниндидер сәбәп аркасында хуҗа һәм чакырылмаган кунаклар арасында бәхәс чыга һәм алар сугыша башлыйлар. Зыян күрүче үзен кыйнаулары турында полициягә хәбәр итә. Икенче очракта шәһәрдә яшәүче хатын-кыз үзе...
-
Җәза кырысланырга мөмкин
Узган ел Спас районы җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалында җәмгыятьтән аерылмыйча гына җәза бирелгән 165 кеше исәптә торган. Инспекция мәгълүматларына караганда, алар арасында 9 кеше - төзәтү эшләренә, 46 кеше - мәҗбүри эшләргә, ирекне чикләүгә - 12 кеше, шартлы рәвештә 96 кеше хөкем ителгән. Аларның барысына да суд иректән мәхрүм итмичә...
-
Җавап бирергә туры киләчәк
Район прокуратурасы "соры" хезмәт базарында закон бозуларны ачыклау максатыннан, планнан тыш тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә бу тармакта кимчелекләр барлыгы ачыкланды. Егермедән артык эш бирүченең проблемалары бар дип табылды: алар закон кушкан хезмәт килешүләрен төземичә генә кешеләрне эшкә алалар, эшчеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан да аз һәм башкалар. Район прокуроры ярдәмчесе...
-
Икенче урынны алды
"Колосок" балалар бакчасына йөрүче Полина Гусева "Йомшак кар бөртекләре" Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алды. Анда катнашу өчен нәни оста тәрбиячесе Елена Емельянова ярдәме белән йон җепләрдән, атластан һәм башка материаллардан бик матур кул эше ясаган. Эшнең фоторәсеме конкурс үткәрелә торган сайтка җибәрелгән, ул жюри тарафыннан югары бәяләнгән.
-
Совет утырышы була
Сишәмбе көнне, 10 февральдә, район Советының чираттагы утырышы була. Депутатлар игътибарына район сәламәтлек саклау системасына кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук 2014 елга контроль-бюджет палатасы отчеты тәкъдим ителәчәк. Утырыш район башкарма комитетының утырышлар залында була, башлана сәгать 10да.
-
Һәр укытучының – үз алымы
"Шәхес тәрбияләү-2015" муниципаль конкурс финалында 2нче урта мәктәп укытучылары Эльвира Четанова һәм Ольга Выжленкова җиңеп чыкты.