Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Утыз мең сум штраф

    Балымер авылында исерек килеш машина руле артында утыручыны тоткарладылар. Дәүләт автоинспекторлары аның салмыш булуын очраклы рәвештә, документларын тикшерү өчен туктаткач кына ачыклыйлар. Инспекторлар белән сөйләшкәндә үзен сәер тотканлыктан, аның алкоголь куллану-кулланмавын тикшереп карарга булалар. Тестлар уңай нәтиҗә бирә. Хәзер машина йөртүчегә ике ай элек кенә алган таныклыгы белән ел ярымга...

    Балымер авылында исерек килеш машина руле артында утыручыны тоткарладылар.
    Дәүләт автоинспекторлары аның салмыш булуын очраклы рәвештә, документларын тикшерү өчен туктаткач кына ачыклыйлар. Инспекторлар белән сөйләшкәндә үзен сәер тотканлыктан, аның алкоголь куллану-кулланмавын тикшереп карарга булалар. Тестлар уңай нәтиҗә бирә.
    Хәзер машина йөртүчегә ике ай элек кенә алган таныклыгы белән ел ярымга хушлашып, административ рәвештә утыз мең сум күләменә штраф түләргә туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: