12 февраль 2014 яңалыклары
-
Күңелләрдә шәфкать хисе сүнмәсен...
Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында унсигезенче хәйрия марафоны булды. Марафон барышында ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен махсус исәп-хисап счетына 697 мең сум акча керде.
-
Тикшерү эше бара
Үз хатыннарын даими кыйнап торган ике ар-атка каршы җинаять эше ачылган. Ирләрнең берсе - шәһәрдә, икенчесе Үрнәк поселогында яши. Ике гариза буенча да тикшерү эше бара, гаеплеләр әлегә иректә. Аларга җәзаны суд билгеләргә тиеш.
-
Бозлавык сыный
Узган атнада районда биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Иске Рәҗәп авылында көчле бозлавык аркасында кара-каршы килүче ике машина бәрелешкән. Тукай авылы янындагы юл чатында җиңел машина автобуска бәрелгән. Автомобиль йөртүче хатын-кыз борылышта идарәне югалтып, машинасы бозлы юлдан шуып, юлы кырыена төшә. Кузнечиха авылы янындагы авариядә дә юлның начарлыгы сәбәпче була, нәтиҗәдә...
-
Утыз мең сум штраф
Балымер авылында исерек килеш машина руле артында утыручыны тоткарладылар. Дәүләт автоинспекторлары аның салмыш булуын очраклы рәвештә, документларын тикшерү өчен туктаткач кына ачыклыйлар. Инспекторлар белән сөйләшкәндә үзен сәер тотканлыктан, аның алкоголь куллану-кулланмавын тикшереп карарга булалар. Тестлар уңай нәтиҗә бирә. Хәзер машина йөртүчегә ике ай элек кенә алган таныклыгы белән ел ярымга...
-
Сертификат тапшырылды
Әле беренче тапкыр гына Зәй шәһәрендә узган республиканың "Мин - оста!" конкурсында катнашып, Полянка урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар сертификатка ия булдылар. Конкурс технология кабинетларындагы җиһаз-җайланмалардан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү максаты белән уздырылды. 2012 елда мондый җиһазлар республиканың сиксән мәктәбенә куелган. Конкурста Полянка мәктәбеннән 10 класс укучысы Рәзилә Сафиуллина һәм 8...
-
Заказник турында сөйләделәр
"Спас" дәүләт табигать заказнигы белгечләре Өчкүл урта мәктәбе укучылары белән әңгәмәләр һәм викторина уздырдылар. Чара шушы көннәрдә генә билгеләп үтелгән Бөтендөнья сулы-сазлыклы урыннар көненә багышланды. Мондый урыннарга сазлыклы, су астында калган, торфлы урыннар һәм сулыклар керә, 60 утраудан торган Спас архипелагы Россиянең әһәмиятле орнитологик территорияләр исемлегенә һәм халыкара әһәмияткә ия...
-
Мәктәп ярминкәсе
Иж-Борискино мәктәбендә хәйрия акциясе үтте. Акциядә укучылар, аларның әти-әниләре һәм укучылар актив катнаштылар. Күргәзмәгә кекс, торт, төрле пироглар, эремчекле коймак һәм башка камыр ризыклары куелган иде. Аларның барысын да озын тәнәфес вакытында мәктәп ашханәсендә унберенче класс укучылары сатты. Тәмле ризыклардан авыз итәргә теләүчеләр арасында балалар да, зурлар да күп булды....
-
Кайдагы мәйданчык матуррак?
Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында иң яхшы кышкы мәйданчыкны ачыклау максаты белән уздырылган смотр-конкурста Чәчәкленең "Ак каен" балалар бакчасы беренче урынны алды. Икенче һәм өченче урыннарны Антоновка һәм Иске Рәҗәп балалар бакчалары бүлештеләр. Шунысын әйтергә кирәк, балаларның хәрәкәтләнү активлыгын яхшырту, иҗади мөмкинлекләрен үстерүне күздә тоткан бу конкурс берничә ел...
-
Студентлар стажировка үтәчәк
Быел Мәшгульлек үзәге уку йортларын тәмамлаган ике белгечне махсус программа нигезендә шәһәрдәге оешмаларга стажировка үтәргә җибәрергә җыена. Яшь белгечләргә өч ай дәвамында теоретик белемнәрне ныгыту һәм белгечлекләре буенча кайбер күнекмәләр алу мөмкинлеге тудырылачак. Белгечләр практика үткән урында эшкә дә кала ала. Стажерларга Мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасында каралган яшәү минимумы күләмендә...
-
Җәяүлеләрнең иминлеге өчен
Быел шәһәрдәге халык күп йөри торган урамнарда җәяүлеләргә сигез яңа юл аркылы чыгу урыннары булдырылырга тиеш. Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның, беренче чиратта җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Юл аша чыгу урыннарына тиешле юл билгесе урнаштырылачак һәм сызыклар ("зебра") сызылачак. Аннан соң кайбер урыннарда транспорт хәрәкәте тизлеген киметергә мәҗбүр итүче...
-
Спорт бәйрәме истә калырлык булды
Чаңгы яратучылар өчен узган якшәмбедә үткән "Россия чаңгы юлы" һәр кешедә онытылмас тәэсир калдырды.