Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Ут белән сак булыгыз

Үткән атнада районда биш янгын чыгу очрагы теркәлде.

Мунча яккан көн Өчкүл авылында яшәүче бер гаилә өчен чын фаҗигагә әверелә. Төтен юллары төзек булмавы аркасында мунчага ут каба, ялкын телләре бик тиз өйне дә ялмап ала. Хуҗалар дөрләп янган өйдән документларын, җиһазларының бер өлешен генә алып чыгып кала алалар, чөнки бик тиз арада өйнең түбәсе ишелеп төшә. Шулай итеп, кыш алдыннан дүрт кешелек гаилә йорт-курасыз торып кала.

Электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында шәһәрнең Хирург Шеронов урамындагы азык-төлек кибетендә янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, бинаның эче һәм андагы товарга зыян килеп өлгерә. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр утны вакытында сүндереп өлгереп, зуррак зыян китерергә ирек бирмиләр.

Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгы белән Тракторный поселогында яшәүче берәүнең өен уттан саклап калалар. Янгынга хуҗаның агач корылмалар тирәсендә газ горелкасы белән саксыз эш итүе сәбәпче була. Нәтиҗәдә сарай тулысынча янып бетә, башка корылмаларны янгын сүндерүчеләр саклап калалар.

Гусиха авылында яшәүче берәү машинасыннан колак кага. Аның УАЗ  автомобиле идарәне югалтып, юл кырыена төшеп каплана һәм яна башлый. 

Шәһәрнең Смирнов урамындагы урман полосасында да янгын чыга. Машинада үтеп баручы берәү нарат үсентеләре арасыннан төтен чыгуын күреп ала һәм кичекмәстән бу хакта янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә. Хәзер бу янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: http://16.mchs.gov.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев