Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тыела алмасаң, штраф түлә

    Шәһәрдә яшәүче берәү исерек килеш өендә кара тавыш чыгарган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

    Түзә алмагач, хатыны полициягә хәбәр итә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре исерек ирне участокка алып киләләр, монда ул тиз айный. Икенче көнне суд аңа штраф салу турында карар чыгара.

    Эчке эшләр бүлеге статистикасына караганда, атнага якынча шундый 15-20 чакыру була. Ләкин бик азлар гына гаиләсен борчыган мондый исерекләрне административ җаваплылыкка тарту турында белдерәләр. Калганнарын кисәтү ясап чыгарып җибәрәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: