Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Караклардан сакланыгыз

Гөлеш авылындагы бер кешенең терлеген урлап чыкканнар. Төнлә белән өй артыннан гына килеп, караклар абзарның йозагын ватканнар һәм мөгезле вак терлекләрне урлап алып киткәннәр. Иртә белән хуҗалар чыкса, абзар бушап калган. Полиция хезмәткәрләре быел моның беренче очрак булуын әйтәләр. Гадәттә, мондый күңелсез хәлләр көз көне күзәтелә. Терлек асраучыларның тагын бер...

Гөлеш авылындагы бер кешенең терлеген урлап чыкканнар.
Төнлә белән өй артыннан гына килеп, караклар абзарның йозагын ватканнар һәм мөгезле вак терлекләрне урлап алып киткәннәр. Иртә белән хуҗалар чыкса, абзар бушап калган.
Полиция хезмәткәрләре быел моның беренче очрак булуын әйтәләр. Гадәттә, мондый күңелсез хәлләр көз көне күзәтелә. Терлек асраучыларның тагын бер тапкыр исләренә төшерәсе килә: сак булыгыз, караклар йоклап ятмый. Терлекләрне төнлә басуда калдырмагыз, абзарларга нык, яхшы йозаклар куегыз, иң яхшысы - ишек алдын усал эт каравылласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев