Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Исерек килеш рульгә утырма

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән ике кешегә карата шактый кырыс административ чара күрелгән. Дәүләт автоинспекторлары шуларның берсен шәһәр урамында туктата. Әлеге кешенең исерек килеш руль артына утыруы турында хәбәр алынгач, аның машинасын тикшерү өчен туктаталар. Әмма йөртүче медицина тикшерүе узудан катгый баш тарта. Автоинспекторлар исерек шофер белән бәхәсләшеп...

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән ике кешегә карата шактый кырыс административ чара күрелгән.
Дәүләт автоинспекторлары шуларның берсен шәһәр урамында туктата. Әлеге кешенең исерек килеш руль артына утыруы турында хәбәр алынгач, аның машинасын тикшерү өчен туктаталар. Әмма йөртүче медицина тикшерүе узудан катгый баш тарта. Автоинспекторлар исерек шофер белән бәхәсләшеп тормыйлар. Закон бозучы идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителәчәк, өстәвенә зур суммада штраф та түләргә туры киләчәк әле.
Икенче салмыш шоферны Дала Йорткүле авылында туктаталар. Монысы үз гаебен тиз таный һәм беркетмәгә кул куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев