Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Балаларны контрольдә тотарга кирәк

«Россельхозцентр» учреждениесенең «җиделе» модельле машинасын урлап киткән каракларны полиция хезмәткәрләре икенче көнне эзләп тапканнар. Бу җинаятьне безнең шәһәрдә яшәүче балигъ булмаган ике яшүсмер кылган. Моңа машина йөртүченең транспорт чарасын бикләмичә, ачкычларын йозакта калдырып китүе дә ярдәм иткән. Никольскига килеп җиткәч, машина көтмәгәндә туктап калган. Җинаятьнең авырлыгын исәпкә алып, яшүсмерләргә җинаять...

«Россельхозцентр» учреждениесенең «җиделе» модельле машинасын урлап киткән каракларны полиция хезмәткәрләре икенче көнне эзләп тапканнар.

Бу җинаятьне безнең шәһәрдә яшәүче балигъ булмаган ике яшүсмер кылган. Моңа машина йөртүченең транспорт чарасын бикләмичә, ачкычларын йозакта калдырып китүе дә ярдәм иткән. Никольскига килеп җиткәч, машина көтмәгәндә туктап калган. Җинаятьнең авырлыгын исәпкә алып, яшүсмерләргә җинаять җәзасы яный, ә аларның әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылачак.

Балигъ булмаган яшүсмерләр бу айда инде икенче автомобильне урлап китте, дип билгеләп үтә дәүләт автоинспекторы Зилә Фәсхетдинова. Бәхеткә, машина урлаучылар да, чит кешеләр дә зыян күрмәгән. Моңа бер генә нәтиҗә ясарга була: ата-аналарга баласының вакытын ничек үткәрүен катгыйрак контрольдә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев