Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Аздан гына янгын чыкмый кала

    Үткән ялларда Ким авылында яшәүче берәүнең хуҗалыгында аздан гына янгын чыкмый кала. Мунча торбасыннан чыккан очкыннан ут кабып, түшәме яна башлый. Җылыту өчен салган туфрак булмаса һәм янгын сүндерүчеләр килеп җитмәсә, моның нәрсә белән бетәсе билгеле. Агымдагы елның дүрт аенда, дип хәбәр итә тикшерү хезмәткәрләре, мунчадагы торбаларның төзек булмасы аркасында...

    Үткән ялларда Ким авылында яшәүче берәүнең хуҗалыгында аздан гына янгын чыкмый кала.
    Мунча торбасыннан чыккан очкыннан ут кабып, түшәме яна башлый. Җылыту өчен салган туфрак булмаса һәм янгын сүндерүчеләр килеп җитмәсә, моның нәрсә белән бетәсе билгеле.
    Агымдагы елның дүрт аенда, дип хәбәр итә тикшерү хезмәткәрләре, мунчадагы торбаларның төзек булмасы аркасында өч тапкыр янгын чыккан. Таләп нигезендә, мич торбасы кирпеч белән әйләндерелергә һәм сыланырга тиеш. Профилактик максаттан чыгып, ике айга бер тапкыр аны корымнан чистартырга кирәк. Мич алдына очкын төшмәсен өчен 50х70 зурлыгында калай җәю таләп ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: