7 май 2014 яңалыклары
-
«Үсемлекчелекне үстерүгә зур әһәмият бирергә кирәк...”
Үткән җомгада Спас районында авыл җирлекләре башлыклары, фермер (крестьян) хуҗалыгы, барлык тармак җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашты. Киңәшмә башланыр алдыннан алар...
-
Футбол турниры
Шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениләре арасында уздырылучы спартакиада кысаларында мини-футбол ярышлары булды. Киеренке көрәштә мәгариф бүлеге командасы өстен чыкты. Хәлиткеч очрашуда алар муниципаль төзүчеләр командасын бирелергә мәҗбүр итте. Валерий Бердников, Юрий Кузнецов, Дмитрий Ключников керткән туплар җиңү китерде дә инде. Команда данын яклап шулай ук Андрей Иванов, Сергей Гордеев, Андрей...
-
Егетләр җиңәргә өйрәнә!
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Ренат Шәрипов шәкертләре армия кул көрәше буенча өченче республика яшүсмерләр турнирыннан һәм республиканың ачык чемпионатыннан бер алтын һәм ике көмеш медаль алып кайттылар. Түбән Каманың "Ярыш" спорт комплексында үткән әлеге бәйге Җиңү бәйрәменә һәм танылган тренер Фәнис Зарипов истәлегенә багышланды. Ярышларда хуҗалардан тыш Казан, Яр...
-
Сугышның соңгы көнен ничек хәтерлисез?
Лев Малинин, Бөек Ватан сугышы ветераны (Болгар шәһәре): - Кырык бишенче елның язында безнең миномет взводы Австриянең Альп тауларында, диңгез өсте тигезлегеннән өч километр биеклектәге урында тукталды. 7 майда безгә һөҗүмгә күчү турында приказ бирелде һәм безнең взвод алга кузгалды. Немецлар артык каршылык күрсәтми генә чигенделәр. Икенче көнне без аларның...
-
Район башкарма комитетында – яңа кеше
Дүшәмбе көнне район Советы утырышы булды, анда депутатлар башкарма комитетның яңа җитәкчесен сайладылар. Утырыш эшендә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алесеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР Дәүләт Советының хокук Идарәсе башлыгы Андрей Ощепков һәм башка рәсми затлар катнашты. Башта конкурс комиссиясе рәисе...
-
Җаваплылык кырысланды
2014 елның 2 апрелендә кабул ителгән Федераль закон РФ Кодексының 8.6 маддәсенә үзгәрешләр кертте. Бу үзгәрешләр җирләрне бозган өчен җаваплылыкны арттыруга кагыла. Район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 13 апреленнән гамәлгә кергән үзгәрешләр нигезендә, туфракның уңдырышлы катламын бозган, шулай ук пестицидлар, агрохимикатлар һәм башка зарарлы матдәләр куллану...
-
Юлда сак йөрмәсәң...
Никольск авылы янында килеп чыккан авариядә олы яшьтәге бер хатын-кыз җитди зыян күрә. Иномарка машинасын йөртүче идарәне югалтып, кюветка төшә һәм машина берничә тапкыр әйләнә. Нәтиҗәдә артта утырган хатын-кыз нык имгәнә һәм хастаханәгә озаталар. Калган пассажирларга һәм машина йөртүчегә зыян килми.
-
Көчеңне кая куярга белмәсәң...
Хатынын каты кыйнаган өчен Иске Рәҗәп кешесенә җинаять эше ачылган. Нык исереп, ул өйдә тавыш чыгара һәм хатынын кыйнарга ябыша. Каты кыйналган хатынны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Хәзер бу бәндәгә суд алдында җавап бирергә туры киләчәк.
-
Аздан гына янгын чыкмый кала
Үткән ялларда Ким авылында яшәүче берәүнең хуҗалыгында аздан гына янгын чыкмый кала. Мунча торбасыннан чыккан очкыннан ут кабып, түшәме яна башлый. Җылыту өчен салган туфрак булмаса һәм янгын сүндерүчеләр килеп җитмәсә, моның нәрсә белән бетәсе билгеле. Агымдагы елның дүрт аенда, дип хәбәр итә тикшерү хезмәткәрләре, мунчадагы торбаларның төзек булмасы аркасында...
-
Спас муниципаль районында идарә кадрлары резервына кертү конкурсы турында
Спас муниципаль районының идарәче кадрлар резервын булдыру максатында "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында"гы 2007 елның 2 мартындагы 25нче Федераль Закон һәм муниципаль хезмәт турындагы Татарстан Республикасы Кодексы, Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Положение, Спас район Советының "Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына...
-
Сугыш турында дөреслекне белү өчен
Бу араларда шәһәр мәктәпләре укучыларына "Октябрь" кинотеатрында сугыш турында кинофильмнар күрсәтелә. "Цель вижу", "Двое и война" киноленталары тулысынча кеше язмышын чагылдыра. Тамашачылар әлеге фильмнар аша совет солдатларының кылган батырлыклары белән таныша.
-
Сәхнәдә – яшь йолдызчыклар
Район Мәдәният йортында Беренче май бәйрәменә багышланган концерт булды. Тамашачылар алдында "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрадасы фестивалендә катнашкан Диләрә Сафина, Дарья Зуйкова, Дарья Чудакова, Ксения Колчина, Александра Горячкина, Артем Избранов, Инна Антипина, Ирина Лукашова, Ксения Молодова, Камилла Вафина һәм башкалар чыгыш ясадылар, "Движение" һәм "Булгарочка" хореография коллективлары берсеннән-берсе матуррак биюләр бүләк...
-
Халыкара олимпиадада катнашты
Ким урта мәктәбенең 9 класс укучысы Андрей Амосовка татар теле һәм әдәбияты буенча икенче халыкара олимпиадада катнашучы сертификаты тапшырылды. Олимпиаданың беренче этабы читтән торып уздырылган. Апрель азакларында исә Казанда узган икенче этапта өч йөздән артык укучы һәм студент катнашкан. Алар арасында Кытай, АКШ, Эстониядән һәм дөньяның башка илләреннән килүчеләр дә...
-
Тантаналы шартларда
Узган атнада районның ундүрт яшь тулган ун кешесенә тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар. Әлеге чара "Мой паспорт - я гражданин" Бөтенроссия акциясе кысаларында үтте, аны ЗАГС бүлеге һәм Татарстан Республикасы миграция хезмәтенең Спас районындагы идарә вәкилләре оештырды. Тантанада катнашучыларга котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов мөрәҗәгать итте. Ул төп...
-
Кунакта – яшь талантлар
Шәһәрдәге сәнгать мәктәбенең концерт залында III нче "Россиянең яшь талантлары борынгы Болгар җирендә" фестивале булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү шәһәренең "Мастер-класс" иҗат мәктәбенең бу иҗади проекты Россиядәге яшь талантларга ярдәм итүне күздә тотып тормышка ашырыла. Игелекле һәм кирәкле эштә "Зенит" банкы группасы да тиешле ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, сәнгать...