Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Закон – яшәү кагыйдәсе ул…”

Бу атна башында прокуратураның отчет җыелышы булды, аның эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Киңәшмәгә барлык хезмәтләр вәкилләре, бүлек һәм предприятие җитәкчеләре чакырылган иде.

Район прокуроры Дамир Яфизов әле күптән түгел генә Казанда республика прокуратурасы хезмәткәрләре коллегиясе утырышында узган ел башкарган эшләргә ясалган нәтиҗәләр белән таныштырды, аеруча терроризм һәм экстремизм, алкоголизм, наркоманиягә каршы көрәшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

Безнең районда бу юнәлештә башкарылучы эшләр турында прокурор урынбасарлары Фаил Гайсин һәм Айнур Вәлиев сөйләделәр. Докладчылар билгеләп үтүенчә, район прокуратурасы 2013 елда закон һәм хокук тәртибен ныгыту буенча шактый эшләр башкарган. Федераль законнарның ничек үтәлүен тикшерү барышында, прокуратура закон бозуның 1042 очрагын (2012 елда -1088), шул исәптән икътисад тармагында -293, тирә-як мохитны һәм табигать турындагы законнарны саклауда -35, кеше иреге һәм хокукларын саклау -708, балигъ булмаучыларның хокуклары һәм мәнфәгатьләрен саклау -184, башка тармакларда 6 закон бозу очрагын ачыклаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча дәүләт властеның территориаль органнарына, җирле үзидарә органнары, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренә 397 күрсәтмә җибәрелгән. 569 җаваплы кешегә дисциплинар җәза бирелгән, 103 протест белдерелгән, судка кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап 407 гариза тапшырылган, прокуратура карары буенча 65 кеше административ тәртиптә җавапка тартылган, җаваплы кешеләргә 34 кисәтү белдерелгән, федераль законнарның бозылуын ачыклап, прокуратура тарафыннан җибәрелгән материаллар буенча 6 җинаять эше кузгатылган.

2013 елда район прокуратурасы хокук саклау органнары җитәкчеләренең дүрт координацион, биш ведомоствоара киңәшмәләрен үткәргән.

Районда җинаятьчелекнең торышына ясалган анализдан күренгәнчә, гомуми теркәлгән җинаятьләр саны 229дан 196га кимегән. Мәсәлән, узган ел 21 авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр теркәлгән, 2012 елда исә мондый 29 җинаять кылынган. Җинаятьләрнең 84 проценты ачылган, аннан алдагы елда 65,6 процент булган. Теркәлгән гомуми урлашулар саны 123 тән 90 га, талаулар - 9 дан 2 гә кимегән. Икътисад тармагында кылган җинаятьләр саны 6 дан 4 кә азайган. Ә менә балигъ булмаучылар кылган җинаятьләр ике тапкырга диярлек арткан. Бу аеруча да сагайта һәм инде кичектергесез чаралар күрүне таләп итә.

Киңәшмәдә шулай ук җирле үзидарә органнарының закон чыгару, норматив хокук акт проектлары белән эшләү, бюджет законнарының үтәлеше, коррупциягә каршы көрәшү, муниципаль милектән файдалану белән бәйле булган мәсьәләләр кузгатылды. Әйтик, отчет чорында район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы көрәш законын бозуларга юл куймас өчен 78 очрак игътибарга алынган. Закон бозулар дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен кирәк-яракларны сатып алуны оештырганда (юридик документлар дөрес тутырылмаган) ачыкланган. Киңәшмәгә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

- Закон - ул яшәү кагыйдәсе, без барыбыз да законны төгәл үтәргә тиеш, -диде ул. - Районда һәм республикада тотрыклы хәлне саклау өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратураның отчет җыелышы прокурор

2
X