Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ышанычны югалтмасыннар

7 майда җинаятьләрне үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу бәйрәм җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең боерыгы нигезендә 2006 елдан бирле билгеләп үтелә.

Дмитрий КУПОРОСОВ,
җинаятьләрне үтәтү инспекциясенең Спас районы филиалы җитәкчесе.
Безнең учреждение тиешле закон нигезендә җәмгыятьтән читләштерелми генә хөкем ителгән кешеләргә карата билгеләнгән җәзаларны үти. Без мәҗбүри рәвештә яки төзәтү эшләренә җибәрелгән, ирекләре чикләнгән, билгеле бер вазифаны биләү яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр, шулай ук иректән шартлы рәвештә мәхрүм ителүчеләр, җәзага тартылган йөкле хатын-кызлар һәм кече яшьтәге балалары булу сәбәпле җәза вакыты кичектереп торылган аналарны даими контрольдә тотабыз. Моннан тыш, исәпкә куелучылар арасында хокук тәртибен бозуларны кисәтү эше белән дә шөгыльләнәбез.
Узган ел инспекция тарафыннан 80 нән артык кеше исәпкә куелды, агымдагы ел башыннан исә мондыйлар саны 60 ка җитә. Болар күбесенчә ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм ителүчеләр, арада балигъ булмаган яшүсмер дә бар. 10 кеше өчен җәза мәҗбүри эшләр рәвешендә билгеләнде. 4 кешенең иреге чикләнде (шуларның икесенә карата электрон күзәтү һәм контроль чаралары кулланылды). Төзәтү эшләренә җибәрелүчеләр алай күп түгел, әмма билгеле сәбәпләр аркасында, алар тиз генә эшкә урнаша алмыйлар. Безнең контрольга алынучыларның күпчелеге үзләренә карата куелган законлы таләпләрне төгәл үтиләр. Ягъни, билгеле вакытта өйдә булалар, яшәү урыннарын безгә белгертмичә алыштырмыйлар, теркәлү өчен даими киләләр, җәмәгать тәртибен, хезмәт дисциплинасын бозмыйлар. Суд кешене кылган гамәле өчен ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм иткәндә, аңа төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кызганыч, мондый ышанычны акламаучылар да табыла.
Бер мисал китерәм. 2014 елның февралендә шәһәрдә яшәүче берәүне 200 сәгатьлек мәҗбүри төзәтү эшләренә җибәрделәр. Җәзаны үтәгәндә, ул кайбер көннәрдә эшкә чыкмады, качып киткән очраклары да булды. Моның өчен берничә тапкыр кисәтү белдерелде, аның белән әңгәмәләр үткәрелде. Шуңа да карамастан, хезмәт дисциплинасын бозуны дәвам итте. Суд карары нигезендә әлеге кешене 12 көнгә колония-поселениегә җибәрделәр.
Алга куелган бурычларны үтәп, без хокук саклау органнары, башка хезмәтләр, җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Кеше җәза вакытын үткәндә үз-үзенә карата ышанычны югалтмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев