Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярдәмчеләр теләп катнаша

Һәр язда, балыклар уылдык чәчкәндә, "Средневолжрыбвод" федераль учреждениесе хезмәткәрләре, башка ведомстволарның җаваплы кешеләре өчен мәшәкатьле көннәр башлана. Иделдә балык ресурсларының күпме булуы күпчелек очракта уылдык чәчү чорының ничек үтүенә бәйле. Ел саен әлеге максат белән уылдык чәчүне яхшырту, маймычларның санын арттыруга булышлык итүче чаралар күрелә.

Олег Пахомов.
«НЖ».
"Средневолжрыбвод" учреждениесе ихтиологлары Владимир Храменков һәм Рәшит Сафиуллин Татарстан Республикасының тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Алексей Коптелов һәм штаттан тыш инспектор Александр Корчагин белән берлектә коррекция мәктәп-интернатның "Зәңгәр патруль" әгъзаларының актив булышлыгы белән берничә шундый чара оештырды. Май ае башларында Тенишево утраулары янындагы Вихлянка елгасы тирәсендә җиде мең ояга исәпләнгән ясалма уылдык чәчкеч урнаштырылды. Ике елдан бирле әнә шундый ысул белән балыкларга уылдык чәчү өчен тиешле шартлар тудырыла. Элегрәк бу максатлар өчен нарат ботаклары кулланыла иде. Хәзер исә фабрикада җитештерелгән җайланмалар бар. Алар бик гади эшне дә җиңеләйтә. Иң мөһиме - зур файда китерә.
Шулай да, әлегә иске ысуллардан да баш тартырга җыенмыйлар. Красный Ярда укучылар укытучы Николай Купоросов җитәкчелегендә нарат ботакларыннан 840 ояга исәпләнгән алты уылдык чәчкеч урнаштырдылар. Шунысын әйтергә кирәк, моның өчен тиешле материал табу җиңел түгел, чөнки үсә торган агачларның ботакларын кисәргә ярамый, шулай да чарада катнашучылар бу хәлдән чыгу җаен таптылар.
Белгечләрнең балык ресурсларын саклау һәм тулыландыру өчен куйган тырышлыклары әйбәт нәтиҗәләр бирә. "Средневолжрыбвод" учреждениесе ихтиологлары һәм Казаннан килгән белгечләрдән торган махсус комиссия ясалма уылдык чәчкечләрнең дөрес урнаштырылу-урнаштырылмавын тикшерде. Аларның сүзләре буенча, ясалма уылдык чәчкечләрнең һәр сантиметрында 26дан 36га кадәр уылдык бар. Бу бөтен Идел елгасы буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Укучылар тагын бер әһәмиятле эш башкардылар - 300 метрлап яр буен чүп-чардан чистарттылар. Яз җитү белән табигать кочагына чыгып ял итәргә теләүчеләр саны арта. Безгә Ульяновск өлкәсеннән дә күп киләләр. Барысын да Идел буендагы матурлык ымсындыра. Ни кызганыч, араларында тирә-як мохитне пычратучылар да очрый. Мондый очракларда без табигатьне саклаучыларның ярдәменә таянабыз.
Ясалма уылдык чәчкечләр куела; яр буйлары чистартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев