5 июнь 2013 яңалыклары
-
Ярдәмчеләр теләп катнаша
Һәр язда, балыклар уылдык чәчкәндә, "Средневолжрыбвод" федераль учреждениесе хезмәткәрләре, башка ведомстволарның җаваплы кешеләре өчен мәшәкатьле көннәр башлана. Иделдә балык ресурсларының күпме булуы күпчелек очракта уылдык чәчү чорының ничек үтүенә бәйле. Ел саен әлеге максат белән уылдык чәчүне яхшырту, маймычларның санын арттыруга булышлык итүче чаралар күрелә.
-
Барысын да кызыксынып өйрәнәләр
Бураково урта мәктәбендә табигатьне саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Монда инде берничә ел буе "Темперамент" фәнни берләшмә эшләп килә. Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән агымдагы елда аның эше аеруча активлашты.
-
Караусыз калдырырга ярамый
Шәһәрдәге электр подстанцияләренең берсеннән ремонт барышында кыйммәтле кабель юкка чыккан. Билгесез сәбәпләр аркасында, аны җиһазларның бер өлеше белән, төнгә урамда калдырган булганнар. Караклар бу очрактан, шулай ук каравылчы булмаудан, бик оста файдаланган.
-
Гаилә низагларын – контрольгә
Полиция хезмәткәрләре "Превентив чара" дигән операцияне башлап җибәргәннәр. Бу профилактик акция гаилә низагларында җинаять составын билгеләү һәм ачыклауга юнәлдерелгән. Агымдагы елның биш ае эчендә генә Эчке эшләр бүлегенә гаиләдә кул күтәрү очраклары аркасында утыздан артык гариза бирелгән. 17 җинаять эше ачылып, аларның күпчелеге буенча инде карар чыгарылган: кайбер җәнҗалчыларга шартлы...
-
Унбиш яшьлек узышчы
Дәүләт автоинспекторлары исерек килеш скутер белән идарә иткән унбиш яшьлек яшүсмерне тотканнар. Аны очраклы рәвештә, транспорт чарасының югары тизлектә баруына игътибар итеп кенә туктаткан булганнар. Хәзер егеткә административ җәза яный, моннан тыш, аны балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә исәпкә куячаклар.
-
Һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү өчен
Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән Россия Федерациясе Президентының 2006 елның 22 гыйнварындагы Указы нигезендә, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты тиешле эш алып бара. Хәрби комиссариатның Спас районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Мидхәтов аңлатуынча, әлеге эш архив документларын тиешле тәртипкә китерү һәм соңыннан...
-
Балачак дөньясы – бәхет һәм шатлык иле
Мәдәният йорты, Балалар иҗат йорты һәм белем бирү -сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре шимбә көнне балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде. Башта барысы да Мәдәният йортында җыелып, программасына җырлар, биюләр, шигырьләр, акробатик этюдлар кергән зур концерт карадылар. Һәр чыгышны тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Район башлыгы Камил Нугаев, мәгълүмат-методика...
-
Болгарның сүнмәс йолдызы
Узган шимбә көнне борынгы Болгар җирендә "Ихос кардиа - йөрәк авазы" дип исемләнгән беренче ачык яшьләр Авраам фестивале үтте.
-
Үз эшләре булачак
Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы ярдәме белән тугыз эшсез быел үз эшен ачып җибәрә алачак. Быел йөз унҗиде мең сумнан артык тәшкил иткән (былтыр бу сумма 59 мең сумнан артмады) субсидияне алу өчен, берничә шартны үтәргә кирәк булачак. Беренчедән, бизнес-проект төзергә, икенчедән, салым органнарында шәхси эшмәкәр булып теркәлергә кирәк. Эшмәкәр буларак...
-
Идел һәм Кама буйлап
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Егорова һәм президиум әгъзасы Илһамия Гомәрова "Сергей Кучкин" теплоходы белән сәяхәттә булып кайттылар. "Казан-Самара-Алабуга" маршруты буенча сәяхәткә чыгучылар ял итү белән бергә инвалидларны берләштергән җәмәгать оешмасы алдында торган актуаль мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Бу сәяхәт - Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенә 25 ел тулу уңаеннан күздә...
-
Конкурс дәвам итә
1нче урта мәктәпнең унынчы класс укучысы Гөлгенә Мөхәммәтова "IТ-Чемпион" республика конкурсының "Иң актив укучы" балл-рейтинг номинациясе буенча район этабында җиңеп чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны 2нче мәктәпнең 2 һәм 8 класс укучылары Виктория Горелышева белән Алсу Мөхәммәтова алды. Бүләкләү тантанасы Казанның "Технопарк"ында үтте. Җиңүчеләргә - iPad, башкаларга iPad-mini җайланмалары тапшырылды....
-
Игенче мәшәкатьләре
Бүгенге көндә уҗым һәм сабан культуралары чүп үләннәренә каршы химик ысул белән 31,7 гектарда эшкәртелгән. Барлыгы гербицидлар белән 56,1 мең гектарны эшкәртергә кирәк. Александр Планин, Ольга Семушкина, Равил Бакиров, Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыклары бу агрочараны инде төгәлләгән. Тиздән фунгицидлар һәм инсектицидлар белән эшкәртә башларга тиешләр. Быел район авыл хуҗалыклары...
-
Көтеп алган Сабантуй
8 июньдә Рабига күле буенда халкыбызның көтеп алган бәйрәме - Сабан туе була. Бәйрәм программасы: Сәгать 10да бәйрәмне тантаналы ачу, язгы кыр эшләре батырларын котлау (концерт мәйданчыгында); 10 сәгать 50 минутта - атлар чабышы (ипподромда). - үзешчән артистлар концерты; - балалар сабан туе (балалар мәйданчыгы); - спорт-күңел ачу чаралары (мәйдан);...
-
«Чайка» – Мәскәү белән элемтәдә
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Россия Федерациясе Президентының күчмә кабул итү бүлмәсе балачакны саклау мәсьәләләре буенча тематик кабул итү үткәрде. Безнең "Чайка" балалар һәм яшүсмерләр приюты да ул көнне күчмә кабул итү бүлмәсе белән элемтәгә керде.
-
Балалар бакчасы һәм мәктәп үзгәрәчәк
Шушы көннәрдә "Солнышко" балалар бакчасында ремонт эшләре башланды.