Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңгыр булмаса да, урамда пычрак

Фәрдәнә Сибгатуллина, укытучы. Иртә язда ук безнең Муса Җәлил исемендәге урамда суүткәргеч ватылды. Шуннан бирле җир астыннан су чыгып тора һәм безнең урамда яшәүче халык өчен шактый мәшәкатьләр тудыра. Беренчедән, бик пычрак, урыны белән бөтенләй үтәргә мөмкин түгел, чөнки бу урамга асфальт җәелмәгән. Икенчедән, су торбалары тишелү аркасында өйләрдә суның...

Фәрдәнә Сибгатуллина,
укытучы.
Иртә язда ук безнең Муса Җәлил исемендәге урамда суүткәргеч ватылды. Шуннан бирле җир астыннан су чыгып тора һәм безнең урамда яшәүче халык өчен шактый мәшәкатьләр тудыра. Беренчедән, бик пычрак, урыны белән бөтенләй үтәргә мөмкин түгел, чөнки бу урамга асфальт җәелмәгән. Икенчедән, су торбалары тишелү аркасында өйләрдә суның басымы юк, бу да кыенлыклар тудыра. Ә хәзер, бакчачылар өчен кайнар чор башлангач, су бигрәк тә кирәк.
Авыл җирлеге башлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәк тә, файдасы булмады. Ремонт ясарга акча юклыгын без яхшы аңлыйбыз, тик безнең хәлгә дә керергә кирәк. Су торбасы тишелгәнгә инде әллә никадәр вакыт үтте...
Әҗмәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев