Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар тормышта үрнәк күрсәтәләр

Дүшәмбе көнне башкарма комитетның утырышлар залында үткән район ветераннар оешмасының чираттагы пленумында актуаль мәсьәләләр каралды.

Владимир Корнилов
Пленум эшендә район, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, ветеран оешмалары, шәһәр һәм авыл җирлекләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Президиум әгъзалары бертавыштан район ветеран оешмалары советы рәисе итеп Михаил Тюленевны расладылар. Аннан алда эшләгән Юрий Зуйков бу вазифадан сәламәтлеге буенча үзен азат итүләрен үтенде. Ул сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының район җәмәгать оешмасы рәисе эшен алып барачак. Аңа башкарган эшләре өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Михаил Тюленев Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек турында доклад ясады. Аерым алганда ул мондый саннар китерде: бүгенге көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 33 кеше яши, аларның иң яшенә дә 88 яшь. Тугыз җирлектә фронтовиклар инде бөтенләй калмаган.
Хәзерге вакытта дәүләт ветераннарның торак шартларын яхшырту, медицина хезмәтен камилләштерү, дәвалау һәм тикшерү, социаль хезмәтләр һәм льготалар белән тәэмин итүгә бәйле проблемаларны хәл итү өчен күп нәрсәләр эшли. Шулай да проблемалар шактый һәм ветераннар оешмасы аларны хәл итүгә зур игътибар бирә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына шәһәргә керә торган юлда "Казанский обвод" мемориалын урнаштыру күздә тотыла. Район җирлекләрендә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрне, обелискларны һәм ул тирәдәге урыннарны, ветераннар күмелгән каберләрне бүген үк тәртипкә китерә башларга кирәк. Ни кызганыч, кайбер ветераннарның каберләрен карап торучы туганнары калмаган, шуңа күрә моны да игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Бу чараларга яшьләрне җәлеп итсәк, тагын да яхшы булыр иде, дип билгеләп үтелде чыгышта.
Өчкүл оешмасы ветераннар советы рәисе, җирлек башлыгы Нина Пырова ветераннарга һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга күрсәтелә торган хезмәтләр турында, мәктәптә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия биру буенча нинди чаралар үткәрелүен сөйләде.
Пленумда катнашучылар алдында чыгыш ясаган ветераннар советы президиумы әгъзасы Фиркат Галимов район энциклопедиясенең язылып бетүе һәм аны бастыруга әзерләүләре турында хәбәр итте, Валентина Вьюговская шәһәр ветераннар клубына йөрүчеләрнең район, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле чараларда һәм башка программаларда катнашуы турында сөйләде.
Пленум эшенә район башлыгы Камил Нугаев нәтиҗә ясады. Ул ветераннарга актив җәмәгать эше алып барулары, башкаларга үрнәк күрәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Ветераннар оешмасы тормышыбызда зур роль уйный, дип билгеләп үтте район башлыгы, аеруча яшьләргә патриотлык тәрбиясе бирүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Үсеп килүче буын ил тарихын яхшы белергә тиеш, ә моны вакыйгаларның тере шаһите булган ветераннардан башка беркем дә эшли алмый. Ни кызганыч, Көнбатышның кайбер идеологлары бүген тарихи фактларны бозып күрсәтәләр, моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.
Милләтара дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүдә дә ветераннар оешмасының роле зур, дип билгеләп үтелде утырышта. Безнең район территориясендә рәсми рәвештә 14 милләт вәкиленең яшәве теркәлгән, ә чынлыкта алар 30дан артык. Бөтен халыкның үз традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары бар, телләр төрле булса да, без бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Без бергә, тату яшәгәндә генә алда куелган максатларга ирешә алабыз.
Утырышта катнашучылар тиешле карар кабул иттеләр, алдагы чорга планнар билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев