Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучыларыбыз иҗаты

Әмер биреп булмый күңелгә... Флера Фәйзетдинова, хезмәт ветераны. Ямбакты авылы. Сугыш чоры балалары бит без Барыбыз да сабыр, ягымлы. Уйлыйсыңмы дустым ерак калган Үзәк өзгеч бала чагыңны. Тәпи басасың да егыласың, Үрмәлисең, бераз китәсең. Утырасың да як-ягыңа карап "Әти" сүзен ахры әйтәсең. Йомшак куллар безне сыйпамады, Тезләренә алып сөймәде. Әни...

Әмер биреп булмый күңелгә...
Флера Фәйзетдинова,
хезмәт ветераны.
Ямбакты авылы.
Сугыш чоры балалары бит без
Барыбыз да сабыр, ягымлы.
Уйлыйсыңмы дустым ерак калган
Үзәк өзгеч бала чагыңны.
Тәпи басасың да егыласың,
Үрмәлисең, бераз китәсең.
Утырасың да як-ягыңа карап
"Әти" сүзен ахры әйтәсең.
Йомшак куллар безне сыйпамады,
Тезләренә алып сөймәде.
Әни булгач җаннар тыныч иде,
Әти кирәклеген белмәде,
Сабый күңеле аны сизмәде.
Барыбер үстек, тырыш, җитез булдык,
Шатлансын, дип ялгыз аналар.
Дулкынланган арыш кыры кебек,
Урам тулы иде балалар.
Айлар, еллар безне картайттылар,
Барыбыз да инде олыгайган.
Без күргәнне яшьләр күрмәсен дип,
Сорыйк әле дуслар Ходайдан.
Үсмер чаклар үтте, яшьлек җитте,
Яшьлек буйсынмый ул бернигә.
Тамак ачмы, өстең ялангачмы,
Әмер биреп булмый күңелгә...
Очраштык без язгы матур кичтә,
Боз кузгалып сулар акканда.
Аңламадым, нәрсә соң бу диеп,
Уйлап яттым таңнар атканда.
Уйлап яттым, мәхәббәт икән ул
Бер-береңә үрелеп сарылу.
Озын-озак күрешмичә торсак
Үзәкләрең өзелеп сагыну.
Икең ике тәрбиядә булып
Икең ике җирдә үссә дә.
Ияләнәсең икән бер-береңә
Төрле-төрле җилләр иссә дә.
Гомер сукмакларын үтәр өчен
Күп сынадык, бик күп сыналдык.
Ходай шулай язган, күп күрмәсен,
Мәңгелеккә бергә була алдык.
Бер-беребезне санлап гомер иттек,
Күз карашын тоеп, сулышын,
Көзләребез җитте, үтисе иде
Бер-беребезне саклау бурычын.
Кирәк икән, сыңар бөеремне,
Кирәк икән, сыңар күземне.
Ярдәм итсәң яши ул дисәләр,
Корбан итәр идем үземне.
Туган кирәк
Рәһинә Котдусова.
Казан.
Кыз туганым! Гомер буе,
Ярдәм иттең, терәк булдың.
Җылы сүзең һәм киңәшең,
Минем өчен кирәк булды.
Вакытыңны кызганмадың,
Авыр чакта сиңа бардым.
Күп нәрсәгә өйрәттең син,
Яхшылыкны синнән алдым.
Сөенечме, көенечме-
Һәрвакыт туган кирәк.
Минем кыз туганым кебек,
Шәфкатьлеләр бик сирәк.
Дүрт фасыл
Табигатьтә дүрт фасыл,
Берсеннән-берсе асыл.
Яз ул-яшеллек иле,
Күчмә кошлар тавышы,
Язгы сулар агышы.
Җәй кызылны ярата,
Болын-сахра чәчәкләре
Хуш исләрен тарата.
Көз-алтынсу төсләрдән,
Җәя келәмен җиргә.
Муллык өләшә илгә.
Кыш ул-аклык патшасы,
Җиһан карга төренә.
Йорттагы тәрәзәләргә
Боздан чуклар эленә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X