Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт

Якшәмбе көнне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан аларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев котлый.

Бу көнне без үзләренең фидакарь хезмәтләре, осталыклары һәм тырышлыклары белән халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Авыл хуҗалыгы элек-электән Спас районында әйдәп баручы тармак булды һәм бу традиция безнең ата-бабаларыбыздан башланган. Авыл халкы җитештерүче генә түгел, авыл тормышының нигезен, гореф-гадәтләребезне саклаучы да.
Бүгенге көндә без дәүләт аграр тармакка, авылның социаль һәм башка тармакларына зур игътибар бирә башлады дип ышаныч белән әйтә алабыз. Бу юнәлештә Татарстанда аеруча күп эшләр башкарыла. Республика җитәкчелегенең күпкырлы ярдәме белән без күп күрсәткечләр буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә алдык.
2010 белән 2012 елларның авыл хуҗалыгы өчен артык уңышлы килмәвенә карамастан, авыл хезмәтчәннәре, кырда, терлекчелектә мәшгуль булган һәр кеше тырышып эшләде. Быел да кыен һава шартларына карамастан, шактый мул уңыш җыеп алдык.
Районда эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, кече һәм урта крестьян (фермер) хуҗалыклары да уңышлы эшли. Ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше буенча безнең район республиканың башка районнары арасында әйдәп баручы булып тора. "Болгар Арыш" җәмгыяте кебек предприятиеләрнең дә терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтмичә булмый. Боларның барысы да авыл халкын эш белән тәэмин итәргә ярдәм итә.
Билгеле булганча, прогресс бер урында гына тормый. Ел саен игенчелеккә яңа технологияләр кертелә, югары продукцияле бөртекле һәм азык культуралары мәйданнары арта, заманча туфрак эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю техникасы нәтиҗәле кулланыла. Минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары да тиешенчә кертелә. Быел район яңадан май ясау өчен көнбагыш үстерү белән шөгыльләнә башлады. Бу культура 9 мең гектар чәчүлек мәйданын били, хәзерге вакытта аны урып-җыю тәмамланып килә. Быел көзге культуралар планнан артык чәчелде, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Игенче хезмәте элек-электән авыр булса да, хөрмәткә лаеклы булып саналган. Быел да игенчеләрне күп сынаулар көтте - корылыгы да, яңгырлары да булды. Тик алар куркып калмады. Нәтиҗәдә язгы кыр эшләре, үсемлекләрне саклау чаралары һәм урып-җыю оешкан төстә һәм үз вакытында башкарылды. Моннан тыш, кышка терлек азыгы җитәрлек күләмдә тупланды һәм терлекчеләр кышлату чоры уңышлы булыр дип ышаналар. «Востокзернопродукт «Булгар» ААҖ, Дамир Хәмидуллин, Александр Планин, Зөфәр Минһаҗев, Сергей Юрков, Равил Бакиров, Ольга Сёмушкина һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыклары бу уңышка үзләреннән зур өлеш кертте.
Безнең районда киләсе елгы уңышка да ышанычлы нигез салынган дип курыкмыйча әйтергә була, диелә котлауда.
Район башлыгы барлык авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, хезмәттә зур уңышлар һәм имин тормыш тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау