11 октябрь 2012 яңалыклары
-
Тракторда да, комбайнда да эшли...
Валерий Сесин кырык елдан артык чылбырлы тракторда эшли һәм 1984 елдан алып, комбайнчы буларак, бер уракны да калдырмаган. Күптән түгел Валерий Яковлевичка алтмыш яшь тулды.
-
Алар алдынгылар рәтендә
Җир биләмәләре бөтен район буенча урнашкан "Болгар Арыш" җәмгыяте игенчеләре чәчү һәм уңышны вакытында җыеп алу өчен зур тырышлык куялар.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Владимиров Вячеслав Иванович, укыту эше буенча директор урынбасары, Сардушкин Виталий Александрович, производствога өйрәтү буенча директор урынбасары, Кузьмин Евгений Николаевич, Ибраһимов Анверт Илдус улы, производствога өйрәтү мастерлары, Артемьева Ирина Александровна, Спас тармак технологияләре техникумының административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары. Аларның һөнәри осталыгы, мәгариф өлкәсендә...
-
Туризм буенча осталыкта ярыштылар
"Бөек бабаларыбыз сукмагыннан" ("По тропе великих предков") дип исемләнгән туризм буенча район конкурсында Никольск урта мәктәбе җиңеп чыкты. Аңа күчмә кубок тапшырылды. Барлыгы бәйгедә 14-15 яшьлек егетләрдән һәм кызлардан торган 11 команда катнашты. Алар каршылыклар полосасын үттеләр, туристлар җырын башкаруда, ял итү урынын коруда, плакат ясауда көч сынаштылар. Туризм буенча...
-
Районда иң алдынгы савымчы
ХПП ярдәмче хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Тегулёва һәр сырдан елына кимендә 4800 килограмм сөт савып ала. Бу күрсәткеч соңгы елларда районда иң яхшыларның берсе. Шуңа күрә Гүзәл Мурсәет кызының рәсемен район Мактау тактасына куерга лаек дип тапканнар. Аның группасында бүгенге көндә утыздан артык сыер бар һәм ул аларның һәрберсен тиешенчә карап,...
-
Эшмәкәрләрне очрашуга чакыралар
План буенча, эшмәкәрләр белән очрашу безнең районда 18 октябрьдә булырга тиеш. Аны Россия федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимеров үткәрәчәк. Район башкарма комитетының актлар залында 14 сәгатьтә башланачак бу очрашуның максаты - заманча антимонополияне эшен көйләүнең төп бурычларын аңлату. Очрашу барышында бу хезмәткә кагылган сорауларга җавап алырга...
-
Тантанада катнаштылар
Безнең район делегациясе Казанның "Корстон" комплексында үткәрелгән "Урак-2012" бәйрәм тантанасында катнашты. Аның составына район башлыгы Камил Нугаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, "Болгар Арыш" ЯАҖ генераль директоры Эллина Шауэр, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Александр Планин, ХПП ярдәмче хуҗалыгының машина белән саву операторы Гүзәл Тегулёва, Фәргать Мөхәммәтов...
-
Тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт
Якшәмбе көнне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан аларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев котлый.
-
Алиш – безнең горурлыгыбыз
Районыбызның Көек авылындагы Габделбәр һәм Газизә Алишевлар гаиләсендә булачак балалар язучысы Абдулланың дөньяга аваз салуына йөз дә дүрт ел тулды. Ул вакытта бу исемнең зур танылу алачагы турында берәү дә уена китермәгәндер. Ел саен Алишны зурлап искә алу өчен аның туган төбәгенә республиканың әдәбият-сәнгать әһелләре, туган-тумачалары җыела.