Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмле булсын

Майда пешкән кабартмалар Камыр өчен кирәк булачак: Сөт - ярты литр. Йомырка - 2 данә. Ак май яки маргарин - 125 гр. Шикәр комы - 2 аш кашыгы, 1 чәй кашыгы шикәр пудрасы (өстенә сибү өчен). Тоз - 1,5 чәй кашыгы. Коры чүпрә - 11 гр. (1 пакет). Җылы су...

Майда пешкән кабартмалар
Камыр өчен кирәк булачак:
Сөт - ярты литр.
Йомырка - 2 данә.
Ак май яки маргарин - 125 гр.
Шикәр комы - 2 аш кашыгы, 1 чәй кашыгы шикәр пудрасы (өстенә сибү өчен).
Тоз - 1,5 чәй кашыгы.
Коры чүпрә - 11 гр. (1 пакет).
Җылы су - ярты стакан.
Он - чама белән, камыр каты да булмаска, кулга да ябышмаска тиеш.
Моннан кырыкка якын кабартма чыга, азрак кирәк булса, яртысын гына алырга була.
Сөткә су кушып, азрак җылытып алырга, башта шикәр, аннары чүпрә салып болгатырга һәм 15 минут көтәргә. Хәзер инде йомырка, йомшартылган яки эретелгән май, тоз, ванилин (ул рецептта булмаса да, аны кушкач тәмлерәк килеп чыга) кушып, венчик белән әйбәтләп кабартырга. Аннары әкренләп он кушып, кашык белән болгатырга.
Әзер камырны кунага алып, аз-азлап он кушып басарга. Камыр артык йомшак та, шул ук вакытта артык каты да булмаска тиеш. Моның өчен 400 граммлап он кирәк булачак.
Әзер камырның өстен сөлге белән каплап, 1,5 сәгать кабартырга кирәк, бу вакытта камырның күләме ике тапкыр артырга тиеш. Камыр кабарып җиткәч, аны 1 сантиметр калынлыгында җәеп, уртача зурлыктагы түгәрәкләр кисәргә (рюмка белән дә, стакан белән дә ярый) һәм алар ике тапкыр кабарганчы өстәлдә тотарга.
Үсемлек маен тирән табада әйбәтләп кыздырырга (кабартмалар таба төбенә тимичә, майда йөзеп йөрергә тиеш). Кызган майга кабартмаларны салып, ике ягы да алтынсу төскә кергәнче пешерергә.
Әзер кабартмаларны, артык мае аксын өчен салфетка өстенә тезәргә. Кыздырган чакта кабартманың уртасында ак төстәге сызык кала. Шул сызыктан кисеп, теләсә нинди эчлек (кайнатма, крем) тутырырга була.
Кабартмага бернинди эчлек салмыйча, өстенә шикәр пудрасы сибеп кайнар килеш тә ашарга була.
Камыр серләре
Чүпрәле камыр ясаганда барлык продуктлар да җылы яки бүлмә температурасында булырга тиеш. Суыткычтан алынган ризыклар камырны тиз генә кабартмый.
Пешкән бәлешнең камыры йомшак булсын өчен аны майларга кирәк.
Бәлеш тиз генә искермәсен өчен камырга үсемлек мае кушалар.
Өсте ачык бәлешләрнең эчлекләре кипмәсен дисәгез, уртача кызулыктагы мичтә генә пешерегез.
Духовкада бәлеш көймәсен өчен, форма астына тоз сибәргә кирәк.
Камыр баллы булса, чүпрәле камыр тиз генә кабармый. Пешергәндә көеп китәргә дә мөмкин.
Әгәр дә йортыгызда чүпрә беткән икән, хафаланмагыз. Аның урынына ярты стакан сыра яки баллы булмаган минераль су салыгыз.
Эчлек өчен кәбестәне тураганнан соң башта кайнар суда, соңыннан бер минутка салкын суга салып алырга кирәк. Суын саркытканнан соң, майлы табада кыздырыгыз. Болай итеп эшләгәндә ул төсен югалтмый.
Эчлек өчен суган кыздырырга кирәк икән, аны иң башта онда әвәләгез. Шуннан соң гына кыздырыгыз. Ул матур булып, алтынсу төскә керәчәк.
Бәлеш өчен дөге бүрттергәндә суга 1 аш кашыгы аш сер кәсе салыгыз. Дөге ак булып таралып торачак.
Камырга матур сары төс иңсен өчен аңа тозлы йомырка сарысы кушарга кирәк. Мондый камырны берничә сәгатькә салкын урынга куйганда гына нәтиҗәле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев