Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Терлек азыгы хәзерләү – беренче бурыч

Көннәрнең гадәттән тыш эссе торуы сәбәпле, районда терлек азыгы хәзерләү буенча хәл катлаулана бара. Якын араларда яңгырлар яумаса, алда ни көтәсен әйтүе кыен. Бу җәһәттән район башлыгы Камил Нугаев район халкына мөрәҗәгать итеп, киләсе кышлату чорына кирәк кадәр күләмдә терлек азыгы хәзерләү өчен булган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакыра. Хөрмәтле...

Көннәрнең гадәттән тыш эссе торуы сәбәпле, районда терлек азыгы хәзерләү буенча хәл катлаулана бара. Якын араларда яңгырлар яумаса, алда ни көтәсен әйтүе кыен. Бу җәһәттән район башлыгы Камил Нугаев район халкына мөрәҗәгать итеп, киләсе кышлату чорына кирәк кадәр күләмдә терлек азыгы хәзерләү өчен булган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакыра.
Хөрмәтле якташлар!
Авыл хуҗалыгында килеп туган хәл берәүне дә битараф калдырмаска тиеш. Көннәрнең, бу сүзнең чын мәгънәсендә, уттай кызу торуы аркасында, район басуларындагы хәл тагын да киеренке төс ала башлады. Хәтерләсәгез, шифалы яңгырлар соңгы тапкыр май аеның икенче декадасында явып үтте. Алдынгы технологияләр чорында яшәсәк тә, игенчеләрнең хезмәте турыдан-туры һава торышына бәйле икәнне онытмаска кирәк. Шунысын әйтергә кирәк, быелгы яз кыр хезмәтчәннәре өчен уңай килде, җирдә дым күп булганлыктан, чәчелгән бөртекләр барлык мәйданнарда да тигез һәм матур гына тишелеп чыкты.
Өметләр зурдан иде. Ни кызганыч, басу киңлекләреннән планлаштырылган күләмдә бөртекле культуралар һәм печәнне җыеп алуга исәп тотып булмый. Бу инде шактый борчый.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, җәмәгать терлекләре өчен (КФХ, инвесторлар) 9800 тонна печән, 26200 тонна силос, 24000 тонна сенаж, 7000 тонна фураж, 7000 тонна салам хәзерләргә кирәк. Моннан тыш, халыкта булган малларны кышлату өчен 15000 тонна печән, 10000 тонна салам кирәк булачак. Мәсәлән, исәпләп чыгарсаң, бер сыерны кышлату өчен генә дә ким дигәндә 3-3,5 тонна печән таләп ителә.
Мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта район буенча 10750 тонна печән хәзерләнгән, шуның 8670 тоннасы җәмәгать терлекләре, 2080 тоннасы шәхси хуҗалыклар өчен, 6700 тонна сенаж хәзерләнгән. "ВЗП "Булгар" һәм "Авангард" акционерлык җәмгыяте филиалы куелган бурычны намус белән үти. 6797 гектарда печән чабылган, бу барлык күпьеллык үлән мәйданнарының 97 процентын тәшкил итә. Бу көннәрдә игенчеләр табигый болынлыклардагы печәнне чаба башладылар.
Республиканың башка районнары белән чагыштырганда, бездә төрле хуш исле һәм витаминга бай булган печәнле болынлыклар һәм тугайлар бик күп. Кем әйтмешли, барысы да кул астында, тик иренмәскә һәм үз көчеңә генә ышанып эш итәргә кирәк. Яхшылап карасаң, авыл тирәләрендә, су буйлары, урман аланнары, шул ук бәрәңге бакчасы артында гына да никадәр печән үсә. Никадәр хезмәт, акча сарыф итеп үстергән малларның баш санын саклап калырга теләсәгез, булган һәр мөмкинлектән файдаланып, терлек азыгы туплап калырга ашыгыгыз.
Районның барлык халкына мөрәҗәгать итәм: бүгенге шартларда без тырышып эшләргә, күбрәк инициатива күрсәтергә, кышкы чорда проблемалар килеп чыкмасын өчен ашыгыч чаралар күрергә тиеш. Кеше үзе турында күбрәк үзе кайгыртырга тиеш. Шәһәрдәге барлык предприятие һәм оешмаларга яфраказык хәзерләү өчен тиешле заданиеләр җиткерелде. Моңа һәркем җаваплы карар. Шәһәрлеләр элек-электән авыл халкына ярдәм итеп килде. Традицияне быел да дәвам итәрләр, дип ышанам.
Фото: http://forum.poleshift.ru/viewtopic.php?p=11541
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X