1 июль 2015 яңалыклары
-
Бүген “Болгар” савыктыру-белем бирү үзәгендә икенче смена башлана
150ләп бала өчен лагерьда ял итү өчен барлык шартлар тудырылган. Быел лагерьның ачылуына 42 ел тула, бу вакыйга күпсанлы күңел ачу программаларында да чагылвш тапкан. Үзәк җитәкчесе Любовь Вафина билгеләп үткәнчә, балаларга лагерь тарихы белән танышырга мөмкинлек бирелә. Фото: http://region.metronews.ru/kazan/?m=201304&paged=2
-
Юл билгеләре кая?
"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек территориясендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча законнар башкарылуын тикшергәндә, прокуратура аерым кимчелекләрне ачыклаган. Мәсәлән, Рабочий, Калинин, Алиш, Лихачев, Комсомол, Вертынская, Нагаев, Вахитов, Хирург Шеронов, Горький, Ленин, Мир, Октябрь урамнарындагы ясалма тигезсезлекләргә тиешле билгеләр ясалмаган. Бу РФ Милли стандартлары таләпләренә каршы килә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура судка шәһәр...
-
Терлек азыгы хәзерләү – беренче бурыч
Көннәрнең гадәттән тыш эссе торуы сәбәпле, районда терлек азыгы хәзерләү буенча хәл катлаулана бара. Якын араларда яңгырлар яумаса, алда ни көтәсен әйтүе кыен. Бу җәһәттән район башлыгы Камил Нугаев район халкына мөрәҗәгать итеп, киләсе кышлату чорына кирәк кадәр күләмдә терлек азыгы хәзерләү өчен булган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакыра. Хөрмәтле...
-
Фермерларга ярдәм йөзеннән
Районның берничә авыл малтабары үз эшләрен үстерү өчен федераль һәм республика бюджетыннан грантлар алдылар. Танкеевка авылында фермасы булган Равил Бакиров терлекчелек комплексын камилләштерергә җыена. "Татарстан Республикасының гаилә фермалары" дәүләт программасы нигезендә, ул якынча 900 мең сумга техника һәм кирәкле җайланмалар алачак. Моңарчы "Эш башлаучы фермер" программасы буенча Өчкүл малтабары Вилдан...
-
Рейтингта – алтынчы
Борынгы Болгар ял көннәрен файдалы һәм күңелле уздыру урыны буларак, Россиянең илле шәһәре арасындагы рейтингта алтынчы урынны биләп тора. travel.ru порталы төзегән рейтингка илнең халкы 150 мең кешегә кадәр булган һәм туристлар игътибарын җәлеп итүче борынгы шәһәрләр кертелгән. Болгарның истәлекле урыннары буларак Җәмигъ мәчете, Көньяк һәм Төньяк төрбәләр, Хан сарае,...