"Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыяте базасында трактор һәм тагылма агрегатларга планлы техник карау үткәрелде.
Олег ПАХОМОВ
Ел саен уздырыла торган әлеге чара барышында транспорт чараларының техник торышы, дәүләт теркәве һәм тиешле документлар, шулай ук механизаторларның язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүе, янгынга каршы норма һәм экология таләпләренең үтәлү-үтәлмәве тикшерелә. Россия Федерациясе Дәүләт техника күзәтчелегенең Спас районы бүлеге җитәкчесе Николай Яганов ассызыклап үткәнчә, техник карау уздыру чәчүгә әзерлек темпларын көчәйтүгә ярдәм итә, башкарыла торган эшләрнең сыйфатын бермә-бер яхшырта.
Күптәнге гадәт буенча, районда беренче техник карау Тукайда, "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыяте базасында уздырыла. Биредә заманча техника базасы булдырылган, югары җитештерүчән техника шактый. Уннан артык куәтле тракторны, шул исәптән чит илдә эшләнгән "Нью Холланд" һәм "Маккормик", үзебездә яхшы билгеле булган МТЗ-1221, К-700 һәм Т-150 тракторларын махсус мәйданчыкка тигез итеп тезеп куйганнар.
Техниканың күбесе эшкә әзер, дияргә мөмкин. Тракторларның тормозы, яктырту приборлары, руль идарәсе төзек. Беренче чиратта әнә шуларга игътибар бирелә дә инде. Транспорт чараларының барысы да аптечка, янгын сүндерү җайланмасы, авария билгеләре һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Шулай да кайбер кимчелекләр табылды. Мәсәлән, механизаторларның барысы да срогы чыккан идарә итү таныклыгын алыштырмаган. Техник карау өчен акчаны да вакытында түләргә кирәк. Югыйсә, сумма да алай зур түгел: һәр берәмлек өчен - 509 сум, биштән артып киткәндә - нибары 380 генә сум.
Моннан тыш, Россия хөкүмәте тарафыннан узган елның ноябрендә техник карау уздыру регламентына кертелгән яңа таләпләрне дә үтәргә кирәк. Әйтик, транспорт чараларына дәүләт теркәве үткәргәндә кирәк булган бөтен документларны чагыштыру өчен техник карауга кадәр 10 көн алдан Дәүләт техника күзәтчелегенә тапшырырга кирәк. Ачыкланган кимчелекләрне бетерү өчен дә төгәл вакыт билгеләнгән. Моның өчен хәзер нибары 20 көн каралган. Таләпләр үтәлмәгән очракта, гаеплеләргә административ штраф салыначак.
Техник карау 20 апрельгә кадәр барлык хуҗалыкларда да уздырылырга тиеш. График белән һәр җитәкче танышкан. Техник карауны оешкан төстә, файдалы итеп уздыру турында һәр кеше кайгыртырга тиеш һәм моңа җаваплы карарга кирәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев