21 март 2014 яңалыклары
-
Техника үз сәгатен көтә
"Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыяте базасында трактор һәм тагылма агрегатларга планлы техник карау үткәрелде.
-
Тәрәзә сыйфатсыз булса нәрсә эшләргә?
"Моннан бер ел элек без өйдә заманча биш пластик тәрәзә куйдырдык. Тәрәзә төпләре, кырыйлары һәм отливлары белән бергә шәһәр эшмәкәрләренең берсенә заказ бирдек. Эшчеләр килеп үлчәделәр һәм аннары иске тәрәзәләрне алып, яңаларын куйдылар. Тик беренче көннәрдән үк бу кыйммәткә төшкән тәрәзәләрнең сыйфаты безнең таләпләргә туры килмәвен күрдек. Рамнар арасында ярыклар...
-
Балыкны кем күбрәк тотты?
Тенишево утраулары янында "Блесна" классы буенча боз астыннан суалчансыз балык тоту буенча традицион ярышлар булды. Иң оста балыкчыны билгеләү өчен бу көнне боз өстенә иллегә якын кеше чыкты, алар арасында Ульяновск өлкәсе һәм Тәтеш районыннан килгән кунаклар да бар иде. Быел ярышта беренче тапкыр хатын-кызларның катнашуын билгеләп үтәргә кирәк -...
-
Сәясәттә үз урыны бар
Район башлыгы урынбасары Мансур Сәетгәрәев җитәкчелегендәге безнең район делегациясе "Татарстан новый век" - "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең өченче отчет-сайлау конференциясендә катнашты. Сәяси советның эшчәнлеге турында отчет белән делегатлар алдында ТР Дәүләт Советы рәисе һәм республикада әлеге хәрәкәт лидеры Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул "ТНВ" хәрәкәтенең барлыкка килүенә...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Герасимов Юрий Павлович, "Спас водоканал" ҖЧҖ экскаватор машинисты, Избасаров Малик Кубаевич, "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ җылылык хуҗалыгы мастеры - аларның торак-коммуналь хуҗалык системасында намуслы хезмәтләре шулай югары бәяләнде.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!”
Узган дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында шушы исем астында Бөтенроссия наркотикларга каршы акция башланып китте. Ике атна дәвамында республикадагы һәр кеше, шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә, (843)273-43-45 номерлы бердәм ышаныч телефоныннан чылтыратып, түләүсез һәм аноним рәвештә сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм яшьләр эше министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, татарстанлыларга...
-
Чистайдан җиңү белән кайттылар
Чистайның 2нче гимназиясендә "Гаяз Исхакый һәм татар мәгарифе" республика укучыларының фәнни-эзләнү конференциясендә Татарстанның унике шәһәр һәм районыннан килгән укучылар сигез секциядә үзләренең көчләрен сынадылар. Конференциядә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының идарә башлыгы Л.Әхмәтҗанова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Л.Гайнанова, КФУ профессоры, академик, филология фәннәре докторы Х.Миннегулов, язучы Ф.Тарханова һәм башкалар...
-
Ачык тыңлаулар булды
Район башкарма комитетының утырышлар залында ачык тыңлаулар булды. Анда 2013 елда район бюджетын үтәү проекты мәсьәләләре каралды. Доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Фикер алышулар бюджетның керем өлешен үтәүгә багышланды, шулай ук социаль-мәдәни тармак үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Карар проекты белән район сайтында танышырга мөмкин.
-
Балалар җыры тынмасын…
Инде хәбәр ителгәнчә, Мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн дәвамында "Созвездие-Йолдызлык -2014" ХIV нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.