Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сулыкларны суүсемнәр баса

    Күптән түгел миңа Куйбышев сусаклагычы утрауларындагы "Спас" дәүләт табигый заказнигында булырга туры килде.

    Нина Карташова.
    Алар арасында иң зуры һәм матуры Иске шәһәр дип атала. Гаҗәеп матур, тереклеккә һәм үсемлекләргә бай урын. Тик су гына коена алмадык, чөнки ямь-яшел суга керергә шикләндек. Бу төсне сулыкларда эссе вакытта үрчегән, акмый торган урыннарны һәм акрын агымлы сулыкларны аеруча ярата торган зәңгәрсу-яшел суүсемнәр бирә. Иделнең кечкенә култыклары, үткән гасырның 50нче елларында төзелгән, Европада иң зурлардан саналган Куйбышев сусаклагычы бүген шундый төстә.
    Галимнәр фикеренчә, зәңгәрсу-яшел суүсемнәрне хәтта үсемлек дип атау да дөрес түгел, бу - борынгыдан ук билгеле фотосинтез сыйфатына ия булган бактерияләр. Чәчәк аткан чорда алар суда кислород микъдарын бермә-бер киметеп, кислород җитмәү аркасында бар тереклекне юкка чыгарып, үле зоналар барлыкка китерә. Моннан тыш, зәңгәрсу-яшел суүсемнәр агулы матдәләр бүлеп чыгаралар һәм кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудыралар. Мондый суда коенганнан соң, тәндә таплар чыгарга, астма барлыкка килергә, укшытырга, бавыр эшчәнлеге бозылырга мөмкин.
    Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстан Республикасының атказанган экологы, элегрәк - Татарстан Гидрометцентр җитәкчесе Анатолий Шлычков озак еллар буе тирә-як мохитне өйрәнү, шул исәптән Куйбышев сусаклагычы мониторингы белән шөгыльләнә.
    Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда бу суүсемнәр сулыкта аеруча нык үрчеде. Күпмедер дәрәҗәдә соңгы елларда җәйнең эссе килүенә бәйле булса да, бу төп сәбәп түгел.
    - Быелгы җәйдә суүсемнәр үрчү өчен шартлар аеруча җайлы, - ди Анатолий Шлычков. - Узган гасырның 60-70нче елларында мондый суүсемнәр Куйбышев сусаклагычында бөтенләй юк, су да күпкә тоныграк иде. Беләсезме ни сәбәпле? Ул чакта кырларда составында азот һәм фосфор булган минераль ашламалар бик аз кулланылган. Нәкъ бу матдәләр, кырдан язгы сулар белән елгага төшеп, зәңгәрсу-яшел суүсемнәргә үрчергә ярдәм итә. Моны булдырмый калу өчен ни эшләргә? Авыл хуҗалыгында минераль ашламалар куллану схемасын һәм технологиясен үзгәртергә кирәк. Республика галимнәре фермерларга мондый киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер, бездә бу темага шактый кызыклы эшләр бар.
    Белгечләр фикеренчә, эвтрофикация - үзләре эшкәртә алган күләмнән артык биологик матдәләр алу аркасында, сулыкларның әкренләп сазга әйләнүе дә зәңгәрсу-яшел суүсемнәрнең үрчүенә сәбәпче булып тора.
    Шулай ук чистартылмаган яки начар чистартылган канализациянең юынтык сулары да моңа бер сәбәпче. Кер, савыт-саба юа торган чараларда фосфор бик күп. Шуңа күрә сулык ярларында машина юу зәңгәрсу - яшел суүсемнәрнең үрчүенә китерергә мөмкин. Шулай итеп, Идел суының чисталыгы өчен беренче чиратта, елга буйларында яшәүче кешеләр җаваплы.
    ("Республика Татарстан", 2012 ел, 31 июль саны)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: