Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сугышның соңгы көнен ничек хәтерлисез?

    Лев Малинин, Бөек Ватан сугышы ветераны (Болгар шәһәре): - Кырык бишенче елның язында безнең миномет взводы Австриянең Альп тауларында, диңгез өсте тигезлегеннән өч километр биеклектәге урында тукталды. 7 майда безгә һөҗүмгә күчү турында приказ бирелде һәм безнең взвод алга кузгалды. Немецлар артык каршылык күрсәтми генә чигенделәр. Икенче көнне без аларның...

    Лев Малинин, Бөек Ватан сугышы ветераны (Болгар шәһәре):
    - Кырык бишенче елның язында безнең миномет взводы Австриянең Альп тауларында, диңгез өсте тигезлегеннән өч километр биеклектәге урында тукталды. 7 майда безгә һөҗүмгә күчү турында приказ бирелде һәм безнең взвод алга кузгалды. Немецлар артык каршылык күрсәтми генә чигенделәр. Икенче көнне без аларның позициясен алдык. Мин Җиңү хәбәрен алып килгән капитан Мысин белән Захаровларны әле бүген дә яхшы хәтерлим. Шатлыктан полкташлар өскә залп бирделәр, ә кич белән бәйрәм табыны хәзерләделәр...
    Нәкыя Хәмидуллина, фашизм әсирлеген кичергән яшь тоткын (Болгар шәһәре):
    - 1945 елда миңа ундүрт яшь иде. Мин әти-әнием белән Калязин шәһәре янындагы Калинин өлкәсе Машутино авылында яши идек. Ә сугыш елларында Карело-Фин республикасында тордык. Без монда сугыш алдыннан вербовка белән киткән идек. Сугыш бетүе турында әниләрдән ишетеп белдек. Өйдә бәйрәм, бөтен кеше урамга агылды. Халыкның кайсы шатлыктан елый, кайсы сугышта һәлак булган туганнарын уйлап елаша. Бу вакыйга шулкадәр хәтердә калган ки, мин моны әле дә тыныч кына әйтә алмыйм. Бәхеткә, безнең гаиләдә сугышта һәлак булучылар булмады, ләкин якын туганнарыбыз арасында булды. Сугыш бетү шатлыгы мәңге онытыла торган түгел.
    Маргарита Четаева, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне (Өчкүл авылы):
    - Сугыш вакытында без Танкеевка авылында яшәдек. 1943 елның октябрендә безнең авылга Тверь өлкәсе балалар йорты эвакуацияләнде. Мин шунда тәрбияче булып урнаштым. Монда мәктәпкәчә яшьтәге 105 бала килде, алар арасында ятимнәр дә, әти-әнисе сугышта булган нәниләр дә бар иде. Кыскасы, сугыш чоры балалары...
    Беркөнне урамга чыксам, халык сугыш бетте дип шатланыша. Безнең йортның баскыч төбеннән авыл Советы бинасы күренеп тора, карасам, кызыл флаг элгәннәр. Акрынлап урам халык белән тулды, шатлыкның чиге юк. Балалар йортында бәйрәм табыны әзерләдек һәм кунакка сугышта яраланып кайткан солдатларны чакырдык.
    Ул вакыттан соң алтмыш тугыз ел үтте. Ләкин ул көннең шатлыгы күңелләрдән китә торган түгел, күп нәрсәләр онытылса да, бу онытылмый. Дөньяда тынычлыктан да кадерле нәрсә юк, өлкән буыннар моны бигрәк тә яхшы беләләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: