Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Субсидиянең файдасы тиде

    Узган ел егерме биш кеше районда үз-үзен эш белән тәэмин итү республика программасы буенча субсидия алды. Күпчелеге бу акчаны шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә тоткан.

    Татьяна Еланина (Болгар шәһәре):
    - Йорт куяннары асрау тәҗрибәсе булганлыктан, ирем һәм улымның киңәше белән йорт куяннары үрчетергә булдым. Дөрес, элек без гади йорт куяннары тота идек, бу юлы "великан" токымлыларын сатып алдык. Тәҗрибә күрсәткәнчә, алар тиз үсә, күпләп үрчи, итләре дә тәмле.
    Субсидиянең күп өлеше Алексеевск районыннан, унбиш баш токымлы ана куяннар сатып алып кайтуга китте. Печән, солы һәм бодайны үз акчабызга сатып алырга туры килде. Ләкин бу чыгымнар үзләрен тиз аклады.
    Дүрт айдан соң куяннар беренче тапкыр балалады. Кайбер ана куяннар сигезәр сәламәт бала китерде. Аларны бит әле исән-сау үстерергә дә кирәк. Беренче чиратта, яхшы ашату таләп ителә. Көнлек рационга печән һәм ашлыктан тыш, ипи, бәрәңге, кәбестә, кишер, агач ботаклары кушабыз. Читлекләр һәрвакыт чиста булырга тиеш. Йорт куяннары вируслы авыруларга бирешүчән булганлыктан, даими рәвештә сәламәтлекләрен тикшереп торырга, читлекләрне үтәли җилдән сакларга кирәк.
    Илсур Рәшитов (Әҗмәр авылы):
    - Бирелгән акчага алты баш сарык сатып алдым. Аларның берсе бәрәнләде дә инде. Башкалары да быел бәрәнләр дип уйлыйм.
    Моннан тыш, хатыным белән сыер, бозау, ат асрыйбыз, тавыклар тотабыз, зур бакчабыз бар, бәрәңге утыртабыз. Гаиләбездән артып калган итне, сөтне, яшелчәләрне читкә сатабыз. Минемчә, авыл халкының күпчелеге хәзер шулай яши. Үз хуҗалыгың булуы тамакны гына туйдырып калмыйча, акча эшләргә дә мөмкинлек бирә.
    Рәзидә Сәләхова (Татар Такталы авылы):
    - Үз вакытында умартачы һөнәренә укыган ирем берничә ел буе үз белгечлеге буенча Никольскида эшләгән иде. Хуҗалыкта да умарта асрады. Ә мин аңа бу эшендә ярдәм иттем. Шуңа күрә субсидияне шәхси ярдәмче хуҗалыкка кирәкле җиһазлар алуга тоттык. Ә умарталардан тыш, хуҗалыгыбызда хәзер сигез баш савым сыер, бозаулар, кош-корт бар. Барлык эшләрне, шул исәптән сыерларны да кул белән сауганлыктан, мондый зур хуҗалык тоту шактый мәшәкатьле. Ярый әле мәктәптә укучы улыбыз бар һәм эш вакытында Казаннан балалар кайта, алар безгә ярдәм итәләр.
    Моның кадәр терлеккә азыгы да күп кирәк. Җирле фермерлар эшләгән өчен иремә печәнен һәм ашлыгын бирә, җитмәгәнен сатып алабыз.
    Бәяләрнең кыйммәт булуы аеруча борчу тудыра. Ә бит хуҗалыкта җитештерелгән ит белән сөтне читтән килеп җыючыларга арзан гына бәядән тапшырабыз. Шәһәр базарына үзебез алып барып сатарга вакыт та, мөмкинлек тә юк.
    Шуңа карамастан, хуҗалыкта терлек асрауның файдасы бар. Бу үзебезгә яшәргә дә, балаларга, оныкларга ярдәм итеп торырга да мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: