Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Субсидия эшне ачарга булышты

Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы буенча алынган субсидия ярдәмендә (ул 117 мең сум тәшкил итә) быел эшсез тугыз кеше үз эшен ачып җибәрде. Алар бу акчаны нинди максатларда файдаландылар икән? Без эшмәкәрләрнең кайберләреннән шул турыда сораштык.

Дмитрий Пудофеев (Куралово авылы):
- Хәзер һәр җирдә квалификацияле эшчеләр кирәк, моны белмәгән кеше юктыр. Махсус техниканы арендага алу шактый кыйммәткә төшә. Мин бу турыда инде күптән уйлап йөри идем. Шуңа күрә субсидиягә компрессорлы күчмә дизель станциясе сатып алдым. Бу техниканы фундамент баганалары какканда, кирпеч стеналарны сүткәндә, асфальт юлларның ватык урыннарына ремонт ясаганда файдаланырга мөмкин.
Һәр җирдә зур төзелешләр барган хәзерге чорда әлеге махсус техниканың кирәк булмаган урыны юк. Авылларда да, шәһәрдә дә йортлар төзиләр, искеләрен сүтәләр, ел саен юлларны төзекләндерәләр. Мин күчмә станцияне шушыларны күздә тотып алдым.
Әлеге техниканы арендага бирү турында игъланны мин Интернет челтәренә урнаштырдым һәм "Из рук в руки" газетасына бирдем. Шунда ук Казан шәһәреннән берничә эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Агрегат җәй буе эшләде. Ул үз бәясенең яртысын каплады дип, горурланып әйтә алам. Киләчәктә дә бу техника миңа файда китерер дип уйлыйм.
Светлана Зверева (Болгар шәһәре):
- Мин чәчәкләр кибете ачып җибәрдем, монда әзер букетлар да, чүлмәккә утыртылган бүлмә гөлләре дә сатам. Бу турыда күптән хыяллана идем инде. Үз-үзеңә эш табу программасында катнашырга мөмкинлек килеп чыккач, шунда ук файдаланып карарга булдым.
Ә чәчәкләр белән сәүдә итүгә килгәндә, минем бу тармакта инде эш тәҗрибәм бар, чөнки Казанда яшәгәндә нәкъ шушы эш белән шөгыльләнгән идем.
Башта шәхси эшмәкәрдә сатучы булып эшләдем, аннары флорист булып күчтем дә, үзем чәчәк бәйләмнәре ясап, витриналар бизи башладым. Бу бик мавыктыргыч һәм иҗади эш булып чыкты. Биредә туплаган тәҗрибәнең хәзер миңа кирәге чыкты, чөнки чәчәк сатучы бу турыда күп нәрсә белергә тиеш икән. Мәсәлән, яңа өзгән чәчәкләрне ничек сакларга, ничек урыннан-урынга күчерергә, бүлмә гөлләрен ничек тәрбияләргә һәм башкалар.
Үз эшемнең сметасын ясаганда, аның барлык нечкәлекләрен дә исәпкә алырга тырыштым. Акчаның байтагына суыткыч витрина, кондиционерлар, махсус яктырткыч лампалар сатып алынды. Интернет буенча Казанда ышанычлы тәэминатчыны таптым, аның белән килешү төзегәннән соң, чәчәкләрне кибеткә китереп үк бирәләр.
Чәчәкләр белән сату итү шактый тәвәккәлек таләп иткәнлектән, күбесенчә заказлар белән эшләргә тырышам, сатарга җитәрлек итеп кенә алам. Бәяләрне дә артык күтәрергә җыенмыйм, шуңа күрә розалар яки хризантемалар бәйләме артык кыйммәткә төшми.
Ике ай эшләү дәверендә күп керем алдым дип әйтә алмыйм, әлегә бары тик чыгымнарны гына каплыйм. Киләчәктә бу проблемалар хәл ителер, үз эшемнән рухи канәгатьлек кенә түгел, акчалата табыш та алырмын дип өметләнәм.
Гөлниса Мөхәммәтова (Болгар шәһәре):
- Мин күп еллар буе бухгалтер булып эшләдем, шул исәптән авыл хуҗалыгы идарәсендә дә хезмәт куярга туры килде. Төрле документлар тутыру, отчетлар ясау буенча тәҗрибәм бар. Моннан тыш, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләрен дә яхшы беләм, алар миннән ярдәм сорап еш килделәр. Бөтен кеше дә квалификацияле бухгалтер яки икътисадчыны яллый алмый, ә үзең генә бу эшне башкарып чыгуы бик кыен. Шуны исәпкә алып, мин үз эшемне ачып, физик һәм юридик затларга бухгалтер хезмәте күрсәтергә булдым. Ә бюджеттан алган акчага эштә файдалану өчен кирәкле оргтехника сатып алырга җыенам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев