Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су коенуга чикләүләр юк

Җәйне барыбыз да түземсезлек белән көтеп алабыз. Эссе көндә дулкыннар кочагында тирбәлә-тирбәлә рәхәтләнеп су коенудан, елга яки күл буендагы агач-куаклар арасында ял итүдән рәхәтрәк нәрсә бармы икән? Безнең шәһәр халкы кайда ял итә соң?

Марина ЗАЙЦЕВА
Рабига күле тирәсендә халык беркайчан өзелеп тормый. Табигатьнең җәннәт почмагына тиң булырдай матур бу урыны шәһәрлеләрне, килгән кунаклар һәм туристларны гел үзенә тартып тора. Тарих битләрендә бик еш телгә алынучы Рабига күленең суы кояшлы көннәрдә яңа савылган сөт кебек җылы була. Шуңа күрә биредә кайбер гаиләләр үзләренең яшь балалары белән туйганчы ял итәләр һәм су коеналар. Шәһәргә читтән килгән кунаклар палаткалар корып та ял итәргә яраталар. Күл буенда таңга кадәр учак ягып күңел ачучылар да юк түгел. Кызганыч, әле барысы да үзләреннән соң көнкүреш калдыклары, төрле әйберләрне тиешенчә җыештырып калдыралар, дип булмый. Күмерле учак урыннарын, шул тирәдәге агач кисәкләрен күреп күңел сыкрый.
Күл буенда автомобильләр юуны моннан берничә ел элек тыйганнар иде. Тик менә шәһәрлеләрнең күбесе элекке гадәт буенча күл буенда кием-салым, зур келәм-паласларны юудан бер дә тайчынып тормыйлар. Иске "Болгар" пристаненың яр буен дә чиста дип булмый. Бу тирә промышленность зонасына керә, шуңа күрә суның чисталыгы турында сүз кузгатып торуның кирәге юк. Рәтләргә тезелеп киткән причалларда эшләр җәй буе туктап тормый, биредә чуерташлы ком, вак таш, төрле ягулык-майлау материаллары бушаталар. Юллар авыр техника йөреп торудан ватылып беткән, йөк машиналары узганда күтәрелүче тузан өермәсе урманны пычрата. Әмма ни гаҗәп, монда да су коенучылар күренә. Елга буенда шулай ук кармак белән балык тотып утыручылар да юк түгел. Шунысына игътибар иттем: монда су коенуны тыючы бернинди дә билгеләр куелмаган.
Узган еллардагы кебек, шәһәр халкы ашлык кабул итү предприятиесе артындагы урында бик теләп су коена. Элек биредә шәһәр пляжы иде, җирле бюджет акчасына төзекләндерү эшләре алып барылды. Дөрес, куелган утыргычлар, киенү-чишенү кабиналары җәйге сезонга гына җитте. Соңыннан бу әйберләрнең барысын да шәһәр кешеләре сүтеп, үз кирәк-яракларына ташып бетерде. Тау өстендәге беседканы да сүтеп киткәннәр. Әйбәт материаллардан эшләнгән булган ул, кемдер үз хуҗалыгында куллану әмәлен тапкан булса кирәк. Предприятие артындагы бу су коену урынында төзекләндерү эшләре күптән башкарылмаган. Яр буенда төрле чүп-чар да җитәрлек. Әлеге пляжның суы чиста һәм артык тирән түгел, яр буенда ком да җитәрлек, шуңа күрә халык теләп йөри дә.
Яңа Елга вокзалы тирәсендә дә су коенучылар күренә - биредәге сулыкны тигезләп камышлардан махсус чистартканнар. Шулай да ясалма пляж халыкны артык кызыксындырмый булса кирәк. Монда кояшлы көннәрдә ял итәргә теләүчеләр азрак.
Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев сүзләренә караганда, ашлык кабул итү предприятиесе артындагы иске пляжны төзекләндерү мәсьәләсе көн тәртибенә куелган. Башкарылачак эшләрнең тиешле сметасы төзелә. Якындагы берничә елда пляж танымаслык булып үзгәрергә тиеш. Киләсе елда шәһәр бюджетыннан коткаручылар посты булдыруга акча бүлеп биреләчәк. Шулай була калса, коткаручылар бөтен яр буен тиешле контрольдә тотачак.
Әлегә исә, шәһәрлеләр үзләренә кайда җайлы булса, шунда су коеналар һәм ял итәләр…
- Күптән түгел бөтен гаиләбез белән Рабига күле буенда ял иттек, - ди Татьяна Корягина. - Күлнең суы чиста һәм җылы, бер кергәч чыгасы да килми. Наратлар астындагы күләгәдә туйганчы сөйләшеп утырдык. Мондагы матурлыкка ис китәрлек. Кешеләрнең күплеге, артык тавыш кына бераз комачаулый…
- Урман-күл буйларына сирәк чыгам, ә менә улым су коенырга ярата. Ирем белән бассейн сатып алдык һәм аны өй каршындагы бакчага урнаштырдык. Күпме тели, шулкадәр коенсын, - ди Наталья Исаева.
- Бу җәйдә әле бер тапкыр да су коенганым булмады, -дип сөйли Наилә Сабирова. - Әллә вакыт җитми, әллә теләк юк инде. Гадәттә, ирем белән Ржавец якларына барабыз. Андагы елга суы күпкә чистарак. Тик менә соңгы елларда яр буйларына камыш күп үскән, суга керү читенрәк. Халык та күп була монда - шәһәрдән дә күп киләләр, туристларны да очратасың…
Әйе, ял итү урынын һәркем үзе сайлый. Елгадагы су гына тиешле санитария таләпләренә туры килерлек булсын. Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең соңгы мәгълүматларына караганда, бездәге елга-күлләрдәге суның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел. Димәк, курыкмыйча коенырга мөмкин…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев