Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас муниципаль районында идарә кадрлары резервына кертү конкурсы турында

Спас муниципаль районының идарәче кадрлар резервын булдыру максатында "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында"гы 2007 елның 2 мартындагы 25нче Федераль Закон һәм муниципаль хезмәт турындагы Татарстан Республикасы Кодексы, Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Положение, Спас район Советының "Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына...

Спас муниципаль районының идарәче кадрлар резервын булдыру максатында "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында"гы 2007 елның 2 мартындагы 25нче Федераль Закон һәм муниципаль хезмәт турындагы Татарстан Республикасы Кодексы, Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Положение, Спас район Советының "Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервы турында"гы 2014 елның 31нче мартындагы 40-2нче номерлы карары, "Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы идарәче урыннарын алыштыру өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында"гы 2014 елның 31 мартындагы 40-3нче карарына нигезләнеп
КАРАР ЧЫГАРАМ:
1. Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы положение, Спас муниципаль районы составына керүче җирле үзидарә органнарында, муниципаль унитар предприятиеләр һәм муниципаль учреждениеләрдә муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервына 1 нче кушымтага нигезләнеп конкурс игълан итәргә.
2. Конкурсны Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы идарәче урыннарына билгеләү өчен кадрлар резервын формалаштыруны 2014 елның 31 мартында район Советы кабул иткән 40-3 нче карарга нигезләнеп уздырырга.
3. Конкурс комиссиясе рәисе Е.Демьяновка йөкләргә:
- Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервы турындагы Положениегә нигезләнеп, кадрлар резервын туплауны хәл итәргә;
- конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны Спас муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары М.Гыйматдиновка йөкләргә.
Спас муниципаль районы башлыгы К.Ә.Нугаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев