Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сез шимбә өмәсендә катнашасызмы?

    Любовь Мурзак, "Спас" табигый заказникның әйдәп баручы белгече: - Безнең оешманың бөтен кешесе дә игълан ителгән икеайлыкта катнаша. Моннан тыш, 1 апрельдән алып, 1 июньгә кадәр без район территориясендә "Татарстанның чиста урманнары" республика акциясе үткәрәбез. Акция кысаларында, Кураловога барып, мәктәп укучылары белән бергә Идел буенда җыелган чүп-чарны җыештырабыз. Шулай ук...

    Любовь Мурзак,
    "Спас" табигый заказникның әйдәп баручы белгече:
    - Безнең оешманың бөтен кешесе дә игълан ителгән икеайлыкта катнаша. Моннан тыш, 1 апрельдән алып, 1 июньгә кадәр без район территориясендә "Татарстанның чиста урманнары" республика акциясе үткәрәбез. Акция кысаларында, Кураловога барып, мәктәп укучылары белән бергә Идел буенда җыелган чүп-чарны җыештырабыз. Шулай ук Иж-Борискино һәм Өчкүл мәктәбе укучылары белән шимбә өмәләре оештырырга уйлыйбыз.
    Гадәттә, балалар мондый чараларда теләп катнашалар. Бу аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә. Моны ел саен үткәрелә торган "Парклар маршы" акциясе үрнәгендә дә күрергә була, анда елдан-ел күбрәк бала катнаша. Узган ел, мәсәлән, конкурсларга 3800 иҗади эш - фотолар, рәсемнәр, хикәяләр һәм шигырьләр җибәрелде.
    Ел саен урманчылар белән бергә Приволжски авылыннан алып Ржавецка кадәр яр буйларын чүп-чардан чистартабыз. Кеше күп йөри торган бу зона нык пычрана. Җыелган чүп-чарны чыгарып түгү өчен хәтта трактор ялларга туры килә. Еш кына хезмәткәрләребез чүп-чар тутырган пакетларны үз машиналарына төяп ташыйлар.
    Әлбәттә, ел саен үзебезнең йорт тирәсен дә тәртипкә китерәбез. Җил әллә кайлардан төрле чүп-чар китереп тутыра. Транспорт безнең каршыдагы юлда тирән чокырлар ясый, ел саен без бу чокырларны күмәргә мәҗбүр булабыз.
    Александр Романов,
    Куралово башкарма комитеты җитәкчесе:
    - Ел саен яз көне авылны чүп-чардан чистартуда катнашам, мин моны үземнең бурычым дип саныйм. Бу эш бездә оешкан төстә үтә, монда авыл башкарма комитеты, мәдәният йорты һәм башка учреждение хезмәткәрләре катнаша. Барлыгы унбиш кеше эшлибез.
    Урамда кыш буе җыелган чүп-чарны түгәбез, һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне тәртипкә китерәбез, электр баганаларын агартабыз. Узган ел мәдәният йорты янын яшелләндерә башладык. Утырткан каеннарыбыз әйбәт кенә тернәкләнеп китте. Быел бу эшне дәвам итәргә җыенабыз, моның өчен урман хуҗалыгыннан миләш һәм чыршы үсентеләре сатып алдык.
    Шулай ук зиратны да тәртипкә китерергә, коры яфракларны яндырырга, чүп-чарны җыеп түгәргә кирәк. Авыл халкының күпчелеге бу эштә ярдәм итә.
    Җәен һәм көзен авыл урамнарын Мәшгульлек үзәге җибәргән эшчеләр тәртиптә тота. Узган ел шулай итеп алты кеше эшләгән иде, быел да килешүләр төзергә җыенабыз.
    Нина Корягина, пенсионер:
    - Мин үз йортым белән яшим, шуңа күрә елына ике тапкыр бөтен җирне чистартып чыгам. Салкын кыштан соң кояшлы урамга чыгып, тырма, себерке тотып эшләү үзенә күрә җанга бер рәхәтлек бирә.
    Көз көне балалар һәм оныкларым белән бергә бакчаны да, йорт яннарын да тәртипкә китергән идек. Без коры яфракларны җыештырдык, алмагач һәм чия агачларын агартып тукландырдык, җирне казып, кышка чәчәкләр утыртып калдырдык. Компост чокырында җыелган чүп-чар һәм киселгән агачларны түгү өчен трактор ялларга туры килде. Күпләр бу "байлык"ны чүп-чар контейнерларына гына ташлый. Иске диван һәм газ плитәләре, киселгән куаклар, дуңгыз, сыер тиресен дә шунда чыгарып ташлаучылар бар. Нәтиҗәдә тулган контейнерлардан чүп-чарны сукбай этләр, җил бөтен тирә-якка тарата. Өй янындагы күлгә дә шактый чүп-чар эләгә. Үз тирәбезне чиста тотуга битараф караучыларны мин берничек тә аңлый алмыйм...
    Людмила Борюшкина,
    икенче урта мәктәп директоры:
    - Әлбәттә, шимбә өмәләрендә һәрвакыт катнашабыз. Мәктәпнең парк территориясе генә унике гектар чамасы, аны тәртипкә китерү җиңел түгел. Елына ике тапкыр оештырган өмәләрдә мәктәп укучылары һәм укытучыларның барысы да катнаша.
    Тик тәртипне урнаштыру гына җитми - аны даими сакларга да кирәк. Моның өчен мәктәпнең техник персоналына рәхмәт әйтәсем килә. Алар көн саен территориядән чүп-чар җыялар, себерәләр, ә яз-җәй айларында чәчәкләр утырталар, су сибәләр, үләннәрне чабалар. Бу аларның бурычы булмаса да, үзләре теләп башкара. Шуңа күрә чәчәк түтәлләребез, яшел үлән узган-барган һәр кешене сокландыра.
    Бу эштә укучыларыбыз да актив катнаша. Узган елларда алар мәктәп территориясендә декоратив куаклар һәм агачлар утыртырга ярдәм иттеләр.
    Быел да, гадәттәгечә, кыш буе җыелган чүп-чарны җыеп, чәчәкләр утыртырга җыенабыз. Аның үсентеләре тәрәзә төбендә үсеп утыра. Мәктәп ашханәсен көзгә яшелчә белән тәэмин итү өчен быел шактый эшләр башкарырга туры киләчәк.
    Җыештыргач, чисталыкны һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк. Мәсәлән, кайбер яшьләр мәктәп ишек алдында мотоциклда йөриләр, чүп-чар ташлыйлар, утырткан чәчәкләрне өзәләр. Йөрергә уңайлырак булсын өчен хулиганнар хәтта мәктәп ишек алды белән стадион арасындагы тимер капканы да ватканнар... Бу тәртип бозучыларга карата бернинди чара да күреп булмыймы икәнни?
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: