Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сез салкын тиюдән ничек сакланасыз?

Татьяна Андреева, пенсионер: - Мин үзем халык медицинасы алымнары белән дәваланырга тырышам. Кыш көне, авыру эләктерү ихтималы зур булганда, суган һәм сарымсакны күбрәк ашарга тырышам. Башкаларга да шундый ук киңәш бирәм. Андагы фитонцидлар, эфир майлары һәм башка матдәләр һавадагы, борын һәм тамакның лайлалы тышчасындагы зарарлы микробларны үтерә. Кышын организмга витаминнар...

Татьяна Андреева,
пенсионер:
- Мин үзем халык медицинасы алымнары белән дәваланырга тырышам. Кыш көне, авыру эләктерү ихтималы зур булганда, суган һәм сарымсакны күбрәк ашарга тырышам. Башкаларга да шундый ук киңәш бирәм. Андагы фитонцидлар, эфир майлары һәм башка матдәләр һавадагы, борын һәм тамакның лайлалы тышчасындагы зарарлы микробларны үтерә. Кышын организмга витаминнар бигрәк тә нык кирәк. Моннан тыш, суган томау төшкәндә яхшы булыша:
аны берничә минут чәйнәгәннән соң ук сулыш алуы җиңеләя. Тик ашказаны авырулары, тамак каты шешкән чакта суганны чамалап кына кулланырга кирәк, чөнки авыз эчендәге лайлалы тышчаны яндырырга мөмкин.
Температура булмаса, аякларны кайнар суга тыгып утырырга була, ә төнгә оекларга коры горчица салырга мөмкин. Шулай ук кура җиләге һәм карлыган кайнатмасы, лимон, бөтнекләп чәй эчү файдалы. Әгәр өйдә небулайзер җайланмасы булса, физраствор белән ингаляцияләр ясарга була.
Шулай да сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытуның иң яхшы алымы - кечкенәдән үк организмны чыныктыру. Көн саен салкын су белән коенучы, бәкедә коенучы кешеләргә кызыгам, ләкин үзем моны эшләргә куркам...
Игорь Юзеев,
Танкеевка мәктәбенең физкультура укытучысы:
- Спорт белән актив шөгыльләнүчеләрнең башкаларга караганда сирәк авыруын белмәгән кеше юктыр. Мин моны үз укучыларымнан да беләм. Спорт секцияләренә йөргән, даими рәвештә үзлегеннән спорт белән шөгыльләнгән укучылар сирәк авырый. Эш шунда ки, физик күнегүләр организмны ныгыта, иммун системасына уңай йогынты ясый, ә бу вируслы авыруларны җиңәргә көч бирә.
Спортның барлык кышкы төрләре дә чыныктыра дияр идем, шунлыктан чаңгыда ешрак йөрегез. Ул күтәренке кәеф, көч бирә. Моннан тыш, чиста салкын һава сулыш органнары белән проблемалары булган кешеләргә файдалы булачак.
Зыянлы гадәтләрдән (тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, артыгын ашау) арыну да - сәламәт яшәү рәвеше өчен бик мөһим шарт.
Оксана Чуксина,
мәдәният бүлегенең баш белгече:
- Мин дөрес тукланырга, туйганчы йокларга, һава шартларына туры китереп киенергә тырышам. Әгәр авырып китсәм, халык медицинасы ысулларыннан тыш, дарулар да кулланам. Мәсәлән, тамагым авырта башласа, аны мөмкин кадәр ешрак фурацилин эремәсе яки ромашка кайнатмасы белән чайкыйм.
Суганны яратып бетермәсәм дә, профилактика максатында аның парын суларга тырышам, бу бик файдалы. Моның өчен берничә суганны уып, марля капчыкка салам.
Минемчә, кышын җимешләр һәм дару үләннәреннән торган табигый иммуностимуляторлар кулланырга кирәк. Мөмкинлек чыккан саен базардан мүк җиләге, бал алып, "дару" ясыйм. Даруханәдән алган витаминнар да организмга яхшы ярдәм итә.
Авырып киткәч, табибка бару турында да онытырга ярамый, аеруча авыру көчәеп китсә. Бу очракта үзлегеңнән дәвалану зыян гына китерә.
Валентина Авдонина,
Никольск мәктәбе укытучысы:
- Авыруны булдырмый калу дәвалауга караганда җиңелрәк булуын һәркем белә. Шунлыктан авырып китүемне сизсәм (мәсәлән, тамак авыртып торса) шунда ук профилактика чараларын күрәм.
Минем өчен салкын тиюдән иң шәп һәм арзан чара - ингаляция ясау, моны һәркем үзе эшли ала. Төрле дару үләннәре - ромашка, юкә чәчәге, мәтрүшкә, ылысны бергә кушып, кайнар су белән пешеклим. Бераз суынгач, сөлге белән капланып, авыз-борын белән шул парны сулыйм. Бер көн эчендә бу процедураны берничә тапкыр кабатларга була. Дару үләннәре булмаса, аларны эфир майлары (эвкалипт, артыш) белән алыштырырга яки суга аш яки диңгез тозы кушарга мөмкин. Үземә дә, кызыма да ингаляцияләр бик булыша, берничә көннән авыруның эзе дә калмый. Мондый "кайнар мунчадан" соң үз-үзеңне дә яңадан туган кебек хис итәсең. Ә сәбәбе гади: галимнәр инде күптән салкын тию авыруларын китереп чыгаручы вирусларның күпчелеге температура 42 градустан күтәрелсә, юкка чыгуын раслаганнар. Халык юкка гына элек-электән кайнар мунча һәм мич башы белән дәваланмагандыр.
Һичшиксез, даими рәвештә физкультура ясау, саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү дә организмны чыныктыра. Мәсәлән, без кызым белән чаңгыда да йөрибез, вакыт булганда, чана шуарга да чыгабыз.
Әлбәттә, дөрес туклану бик мөһим. Өстәлдә ел буе яшелчә, җиләк-җимеш өзелмәскә тиеш (иң яхшысы - үзең үстергәне).
Наталья Кузьмина,
Антоновка балалар бакчасы мөдире:
- Ел саен гриппка каршы прививка ясатам. Саф һавада йөрү белән бергә ул ел буе авырмаска ярдәм итә.
Балалар арасында салкын тиюләрне киметү өчен профилактика чаралары үткәрәбез. Көн режимында актив күнегүләр (гимнастика, хәрәкәтле уеннар) шактый, шул исәптән саф һавада йөрүгә аеруча игътибар бирәбез. Бакчабызда витаминлы туклану оештырылган, менюга яшелчә һәм җиләк-җимешләрне мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырышабыз. Көн саен үз бакчабыздан җыеп алынган карлыганнан, чиядән компот ясыйбыз.
Ата-аналар балаларына прививка ясатудан да баш тартмыйлар: балаларның яртысыннан артыгы гриппка каршы прививкаланган. Бу бөтенләй авырмаска яки авыруны җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә.
Фото http://envim.info/health/2488-kak-ne-zarazitsya-grippom.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев