Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Үсемлекчелекне үстерүгә зур әһәмият бирергә кирәк...”

Үткән җомгада Спас районында авыл җирлекләре башлыклары, фермер (крестьян) хуҗалыгы, барлык тармак җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашты. Киңәшмә башланыр алдыннан алар...

Үткән җомгада Спас районында авыл җирлекләре башлыклары, фермер (крестьян) хуҗалыгы, барлык тармак җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан алар райондагы чәчү эшләренең барышы белән танышу өчен вертолетта басу өсләреннән очып үттеләр, ә аннары Балымер авылында Юрий Семушкин крестьян-фермер хуҗалыгы кырына җыелдылар. Район башлыгы быел язгы чәчү эшләренең барышы, авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы белән таныштырды. Авылларны үстерү өчен күрсәтелә торган дәүләт ярдәме, республика һәм федераль программаларда катнашу авыл хуҗалыгы тармагына уңай йогынты ясый. Язгы чәчү эшләре, дип билгеләп үтте район башлыгы, 9-10 майга тәмамланырга тиеш.
Югары уңыш алу, булган кимчелекләрне бетерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк, үз чыгышында Марат Әхмәтов шул хакта әйтеп үтте.
- Әлбәттә, бөтен авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирергә кирәк,-диде Премьер-министр,- шулай да спаслылар өчен үсемлекчелекне нәтиҗәле үстерү беренче урында торырга тиеш, чөнки бу яктан монда перспективалар бар. Куелган максатка ирешү өчен бөтен көчне бирергә кирәк.
Моның өчен алшартлар җитәрлек. Быел районда 20 мең гектардан артык мәйданны биләгән уҗым культуралары әйбәт кышлаган. Хәзерге вакытта көн саен 3,5 мең гектар мәйданда чәчү үткәрелә, барлыгы 40 мең гектарга якын мәйданда чәчәргә кирәк. Техника чәчүгә ышанычлы әзерләнгән, орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Көннәр дә әйбәт тора. Иң мөһиме - басу хезмәтчәннәре мул уңышка өмет итеп эшлиләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X