Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булырга кирәк

Надежда Никифорова, "Зубр" җәмгыяте хезмәткәре. Соңгы арада биологик актив өстәмәләр (биологически активные добавки) киң таралды. Күпләр аны дару дип уйлый, ләкин бу дөрес түгел. Бу өстәмәләр дару түгел, ә аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Моннан тыш, аларны даруханәләрдән генә сатып алыгыз, чөнки бүтән очракта алар ялган булырга мөмкин....

Надежда Никифорова,
"Зубр" җәмгыяте хезмәткәре.
Соңгы арада биологик актив өстәмәләр (биологически активные добавки) киң таралды.
Күпләр аны дару дип уйлый, ләкин бу дөрес түгел. Бу өстәмәләр дару түгел, ә аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Моннан тыш, аларны даруханәләрдән генә сатып алыгыз, чөнки бүтән очракта алар ялган булырга мөмкин.
Мәсәлән, бервакыт безнең даруханәгә каяндыр "Светоч" өстәмәсе сатып алган бер хатын мөрәҗәгать итте. Өстәмәнең савытын игътибар белән караганнан соң, аның фармацевтик стандартларга туры килмәве билгеле булды (штрих-коды юк, партия номеры, ясау вакыты, дәүләт теркәве турында таныклык номеры, куллану алымнары һәм башка мәгълүмат күрсәтелмәгән). Боларның барысы да сатып алучыны сагайтырга тиеш булса да, бу очракта андый хәл булмаган. Ялган катнашмалар өчен шактый гына акча түләгән хатын-кыз, шулай итеп, алдакчылар кармагына эләккән. Акчасын җилгә очырудан тыш, сәламәтлегенә зыян килү куркынычы да бар.
Шуңа күрә биологик актив өстәмәләр кулланучыларны тагын бер кат кисәтәсем килә: аларны сатып алганда игътибарлы һәм сак булыгыз, мондый өстәмәләрне даруханәдән генә сатып алырга тырышыгыз. Ә иң мөһиме, аларны куллана башлаганчы, табиб белән киңәшергә онытмагыз.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев