Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Регламент таләп итә. Ә авыл кешесе интегергә тиешме?

Агымдагы елның 1 маеннан "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында" таможня берлегенең техник регламенты үз көченә керә. Бу закон буенча халык терлекләрне махсус оештырылган урыннарда гына чалырга тиеш.

Николай Столяров,
"Спас ветеринария берләшмәсе" ДБУ җитәкчесе.
- Бу регламент ит һәм ит продукциясен җитештерүгә куелган ветеринария-санитария һәм гигиена таләпләрен үтәү буенча контрольне көчәйтүне максат итеп куя. Регламент ит һәм ит продукциясен җитештерү, саклау, ташу һәм сату, шулай ук сугым калдыкларын юк итүне техник яктан көйләргә тиеш.
Яңалык үзе өчен файдалана торган итне үз хуҗалыгында чалган терлек хуҗаларына кагылмый. Әгәр ит һәм ит продукциясе халыкка сатылса, сугымны тиешле таләпләргә туры китереп башкарырга кирәк. Моңа мөгезле эре һәм вак терлекләр, атлар, сарыклар керә.
Терлек суела торган производство объектлары мәҗбүри дәүләт теркәве үтәргә тиеш. Мондый сугым пунктын торак пункттан читтәрәк, торак йортлар, терлек-туар абзарлары, көтүлекләр, сулыклар, җәмәгать куллану урыннары, балалар һәм дәвалау учреждениеләреннән кимендә 300 метр читтәрәк урнаштыралар. Территорияне тыштан койма белән әйләндереп алалар. Керү һәм чыгу урыннарында транспорт өчен дезинфекция барьерлары куялар (махсус йогышсызандыру эремәсе салынган кюветлар, траншеялар). Объектка су кертелә һәм канализация ясала, ә тирес һәм ашказаны-эчәктәге калдыкларны җыю өчен өсте ябыла торган герметик контейнерлар һәм биотермик ысул белән зарарсызландыру урыны оештыралар.
Сугым пунктында өсте ябулы утарлар, сугым цехы, май, эчәкләр, тире тозлау һәм утиль бүлекләре, ит һәм эчәк-бавырларны суыту һәм катыру камералары белән суыткыч, башка ярдәмче бүлмәләр булырга тиеш. Ишек алдында терлекләрне бәйләп кую һәм тикшерү өчен махсус урыннар ясала.
Терлекләр ветеринария табибы контроле астында чалына, ул исә ит һәм башка ит продукциясенә санитария экспертизасы ясый, иткә келәймә суга һәм тиешле сыйфат сертификатын бирә.
Билгеле, безнең райондагы һәрбер фермер мондый сугым мәйданчыгы ясый алмый, шуңа күрә аларга башка эшмәкәрләр хезмәтеннән файдаланырга туры киләчәк. Хәзерге вакытта бездә Өчкүл авылы янында беренче шәхси сугым пункты төзелә.
Регламент таләпләренә игътибар итмичә, терлекләрне мондый пунктлардан читтә чалган хуҗаларга каршы җитди административ санкцияләр күздә тотыла.
Бу яңалыкны газета укучылар ничек кабул итте икән?
Румия Галәветдинова,
Аграмак башкарма комитеты җитәкчесе:
- Бу яңалык халыкта нык борчу тудырды. Авыл халкының күбесе хәзер тормышын шәхси хуҗалык исәбенә алып бара. Бүгенге көндә авыл халкында 770 баш мөгезле эре терлек, 790 сарык, 99 ат, өч меңнән артык кош-корт бар.
Билгеле, авыл халкы терлекне үзе өчен генә түгел, сату өчен дә суя. Кагыйдә буларак, сугымны ишек алдында башкарып, калдык-постыкларны үзләре юк итәләр. Тиздән аларга, мәсәлән, хуҗалыктагы үгезне сую өчен ике якка йөк машинасы ялларга, сугымчылар эше өчен түләргә, ветеринария белешмәләре алырга кирәк булачак. Нәтиҗәдә боларның барысы да итнең кыйммәтләнүенә китерәчәк. Печән белән ашлык кыйммәт торганлыктан, ул болай да югары.
Мондый шартларда терлек-туар асрауның файдасы булырмы икән? Моннан тыш, яңа кагыйдәләр гамәлгә кергәч, читтән килгән терлек сатып алучылар авыллар буенча йөреп, арзан бәягә генә җыя башлаячак.
Авыл халкына уңайлы булсын өчен мондый пунктларны һәр авылда оештырсаң, начар булмас иде. Ләкин моны эшләү авыр булачак.
К. С., машина йөртүче (Антоновка авылы):
- Без хатыным белән гомер буе күп итеп терлек асрадык. Бу тормыш алып барырга да, шактый табыш алып, балаларыбызга ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирде.
Өч сыерның сөтен, кечкенә дуңгыз балалары сатабыз. Терлекләрне еш чалып булмый, чөнки сату өчен үгезне кимендә ел ярым-ике ел үстерергә кирәк. Гадәттә терлек суйганда туганнарым ярдәм итә. Без аны ярты көн эчендә башкарып чыгабыз, бер тиен дә чыгым китми. Ә яңа кагыйдәләр буенча мин терлекне сугым пунктына алып барырга тиеш булам! Моның нинди мәшәкатьле һәм чыгымлы эш икәнен һәркем аңлыйдыр. Миңа моның бер дә кирәге юк.
Әнисә Булатова,
Иске Рәҗәп мәктәбе директоры:
- Миңа бу таләпләр кагылырга тиеш түгел, чөнки үзебез кош-корт кына тотабыз. Ә менә мәктәптә шактый зур хуҗалыгыбыз бар: өч савым сыер, өч мөгезле яшь терлек һәм егерме сарык. Әле йорт куяннары да асрап алдык.
Итне үзебезнең мәктәп ашханәсенә бирәбез. Табыш алу өчен ит сатарга җыенмыйбыз, шуңа күрә терлекләрне сугым пунктына алып баруның кирәге юк.
Билгеле, яңалык авыл халкында борчу тудыра, чөнки аның ничек эшләячәген, сугым пунктларының кайда булачагын әле беркем дә белми. Тиз арада моңа ачыклык кертелер дип ышанабыз.
Александр Спиридонов,
крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе:
- Безнең хуҗалык нигездә сөт җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә, шуңа күрә терлекләр күп суелмый. Билгеле, регламент барыбер безгә дә кагылачак.
Бу хәлдән чыгуның нинди юлы бар? Дөресен әйткәндә, яшь терлекләрне тереләй тапшырырга туры килер. Табыш азрак булса да, мәшәкате дә бермә-бер ким.
Күпчелек авыл халкы кебек, яңа кагыйдәләргә мөнәсәбәтем тискәре. Регламент файдага дип ясалса да, ул авыл кешесе өчен бик уңайсыз булачак. Алар терлек-туар асраудан туктамасалар да, итне сату өчен түгел, үзләре өчен генә җитештерәчәк. Димәк, авыл кешесе - табыш алудан, ә шәһәр кешесе чиста авыл итеннән мәхрүм калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев