9 апрель 2014 яңалыклары
-
Мәрхәмәтсез бәндәләр
Әниләрен рәнҗеткән өчен ике шәһәр кешесенә карата җинаять эше ачылды. Аларның берсе әнисенә ачуы килеп, аның паспортын яндырган, әнисе бу турыда полициягә хәбәр иткән. Ә икенчесе, әнисенең икенче төркем инвалид булуына карамастан, аны тотып кыйнаган. Икесенә дә хәзер бу гамәлләре өчен суд алдында җавап тотарга туры киләчәк.
-
Законнар катыланды
Салмыш килеш руль артына утырган өчен инспекторлар ике машина йөртүчене тоткарлаганнар. Ульяновск өлкәсендә яшәүче берәүне дәүләт автоинспекторлары документларын тикшерү өчен туктатканнар. Иң гаҗәбе - бу кешенең бервакытта да машина йөртү таныклыгы булмаган. Закон бозган өчен аны 10 тәүлектән алып 15 тәүлеккә кадәр утыртырга мөмкиннәр. Ә дәүләт автоинспекторлары кулына нык исерек...
-
Биш мең сум штраф салдылар
Вертынская урамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен шәһәрдә яшәүче сигез кеше административ җавапка тартылды. "Бер яклы хәрәкәт" билгесенә игътибар бирмичә, алар машиналарында Рабочий урамыннан Лихачев урамына баруларын дәвам итәләр. Дәүләт автоинспекторлары аларга протоколлар тутырып, 5әр мең сум штраф салды. Икенче тапкыр административ хокук бозганда алар бер елга кадәр машина йөртү...
-
Спартакиада дәвам итә
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең район спартакиадасы кысаларында шахмат, шашка һәм баскетбол буенча ярышлар үтте. Баскетболчылар арасында уртак зачетта Дмитрий Ключников, Юрий Кузнецов, Андрей Шишкин, Валерий Бердников, Александр Кафаров, Андрей Иванов, Олег Новиков, Максим Кузовкин, Антон Фарисеев, Сергей Гордеев, Станислав Быриннан торган мәгариф бүлеге командасы җиңү яулады. Соңгы уенда алар муниципаль...
-
Бәйрәмнәр, тамашалар, уеннар
Мәктәптә каникул көннәрендә балалар китапханәсендә күп төрле чаралар үткәрелде.
-
Кимчелекләрне юк итәргә кирәк
Район хастаханәсен тикшергәндә Госпожнадзор хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча җитди кимчелекләрне ачыкладылар. Дәвалау учреждениесенең бер генә бинасында да янгын турында хәбәр итү системасы куелмаган. Аның искесен капиталь ремонт барышында алып ташлап, яңасын әле дә урнаштырмаганнар. Түбәнең агач конструкцияләре янгынга каршы состав белән эшкәртелмәгән. Биналарның күпчелегендәге янгын щитларында кирәкле җиһазлар юк...
-
Регламент таләп итә. Ә авыл кешесе интегергә тиешме?
Агымдагы елның 1 маеннан "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында" таможня берлегенең техник регламенты үз көченә керә. Бу закон буенча халык терлекләрне махсус оештырылган урыннарда гына чалырга тиеш.
-
Балачакның онытылмас мизгелләре
Яшең олыгая барган саен үткәннәр, бигрәк тә балачак хатирәләре, үзәкләрне өзеп, сагындырып искә төшә. Юк, аларның берсе дә онытылмый, ә тормыш мәшәкатьләре аркасында күңелнең ерак почмагында яшеренеп кенә яталар.
-
Наркотикларга – юк
Балалар иҗат йорты түгәрәгенә йөрүче укучылар, "SаМоSтоятельные дети" наркотикларга каршы проектта катнашучылар "Юк дияргә әзер бул!" акциясе үткәрделәр. Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган акцияне шәһәр урамнарында, оешмаларда, учреждениеләрдә, кибетләрдә уздырдылар. Укучылар кешеләр белән сөйләштеләр, наркотиклар белән теләсә нинди гамәл - сатып алу, саклау, сату, кулланырга җәлеп итү җинаять саналуын аңлаттылар. Акция...
-
Өченче урынны алды
Ким мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Мария Амосова Бөтенроссия "Россия династияләре" иҗат һәм проект эшләре конкурсында өченче урынны алды. Ул жюри игътибарына тарих укытучысы Нина Романова җитәкчелегендә Екатериновкадагы әбисе Вера Дербенева гаиләсе турында язылган эшен тәкъдим итте. Язмада гаилә архивыннан алынган материаллардан - фронттан язылган хатлар, фотолар, шәхси документлардан файдаланган. Укучының...
-
Кошлар турында нәрсәләр беләбез?
Танкеевка мәктәбе укучылары Кошлар көненә багышланган конкурсларда актив катнашканнар. Алар бу көн уңаеннан рәсемнәр, әти-әниләре белән бергә сыерчык оялары ясаганнар. Конкурска нәтиҗә "Птицы от А до Я" бәйрәмендә ясалган. Төрле номинацияләрдә конкурс призерлары итеп Светлана Куликова, Анастасия Жаринова, Екатерина һәм Алена Семеновалар, Светлана һәм Анна Архиповалар, Наталья Юзеева җиңүче дип...
-
Кызыклы очрашу
Узган атнада кадет мәктәбе укучылары янында якташыбыз, туган як тарихчысы Николай Марянин һәм Ульяновск өлкәсендә яшәп иҗат иткән шагыйрь, җырлар авторы Сергей Лямин кунакта булдылар. Очрашуда яңгыраган җырлар һәм шигырьләр күңелләргә кереп кала торган булды. Моннан тыш, кунаклар кадет мәктәбе гимнын да иҗат иткәннәр. Гимнны барысы бергәләп башкардылар. Укучылар кунакларга...
-
Бүләк белән кайттылар
Хәрби-спорт клубларының республика слетында катнашып, кадет мәктәп-интернаты укучылары сафта йөрүдә - икенче, визит карточкасын күрсәтү буенча өченче урын алып кайттылар. Аларга кубок, мактау кәгазьләре һәм гантельләр бүләк иттеләр. Ә Евгений Волков перекладинада күтәрелү буенча ярышларның шәхси зачетында беренче урынны алды. Бу җаваплы ярышларга кадетларны командир-тәрбияче Дмитрий Ключников әзерләде. * *...
-
Кызыклы очрашу
Узган атнада кадет мәктәбе укучылары янында якташыбыз, туган як тарихчысы Николай Марянин һәм Ульяновск өлкәсендә яшәп иҗат иткән шагыйрь, җырлар авторы Сергей Лямин кунакта булдылар. Очрашуда яңгыраган җырлар һәм шигырьләр күңелләргә кереп кала торган булды. Моннан тыш, кунаклар кадет мәктәбе гимнын да иҗат иткәннәр. Гимнны барысы бергәләп башкардылар. Укучылар кунакларга...
-
Татар телендә сөйләшәбез
Февраль аенда башланып киткән сигезенче "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе барышында Аграмак мәктәбендә төрле чаралар оештырылды. Акциядә катнашкан һәр кеше өчен акция логотибы сугылган эмблема ясалды. Мәктәптә дәресләр көн саен татар телендә башланып китте һәм тәмамланды. Урта класс укучылары грамматик КВНда катнашып, анда сигезенче классның "Ялкын" командасы җиңеп чыктылар. Укучыларның...