Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия – яңа кагыйдәләр буенча

Агымдагы елның гыйнвар аеннан мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасында кешеләрнең пенсиягә хокукларын формалаштыру һәм пенсияне исәпләүнең яңа кагыйдәләре кертелде. Бу турыда ПФР идарәсенең ТР Спас районы бүлеге җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева сөйли.

- Яңа пенсия формуласы нәрсәдән гыйбарәт?
- Яңа формула буенча пенсия өч өлештән - билгеле күләмдәге түләүдән (фиксированный түләүдән) һәм ике мөстәкыйль пенсиядән (иминиятләштерү һәм туплама өлешләре) тора. Иминиятләштерү пенсиясен исәпләгәндә хезмәт хакы күләме (аннан түләнгән иминиятләштерү взнослары), стаж һәм лаеклы ялга чыгу яше исәпкә алына. Билгеле күләмдәге түләү - элеккеге база күләме кебек, аны дәүләт иминиятләштерү пенсиясе белән бергә билгели. 2015 елда аның күләме аена 3935 сум тәшкил итә, инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, бу күрсәткеч ел саен үзгәртелә. Туплама пенсияне билгеләү кагыйдәләре үзгәрми, тик 2015 елның 30 декабренә кадәр 1967 елда һәм соңрак туган гражданнар тупламаны калдыру яки аны иминиятләштерү өлешенә тапшыруны сайларга тиеш. Әгәр моңа кадәр кеше бернәрсә дә сайламаган булса һәм моны алыштырырга да теләмәсә, аңа берни эшләргә кирәкми һәм аның иминиятләштерү пенсиясе генә туплана. Әгәр ул кайчандыр туплама системасын сайлап, хәзер фикерен үзгәртсә, аңа Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, үзенең дәүләтнеке булмаган бер пенсия фондыннан икенчесенә күчәргә, дәүләт пенсия фондына кире кайтырга яки пенсиянең туплама өлешен иминиятләштерү өлеше файдасына туктату теләге турында хәбәр итәргә тиеш.
Кеше иминиятләштерү пенсиясен генә сайласа, бу карарны киләчәктә үзгәртү мөмкин түгел. Пенсиянең туплама өлешен сайлаучылар киләчәктә иминиятләштерү формасына күчәргә мөмкин, ә җыелган акча аңа бары тик пенсиягә чыкканнан соң гына бирелә.
- Шулай итеп, төп үзгәрешләр иминиятләштерү системасына кагыла. Аның сәбәбе нәрсәдә?
- Хөкүмәт пенсияне бернинди үзгәрешләргә бирешми торган "валютага" күчерү турында дөрес карар кабул итте. Барлык акчаны балларга җыеп, пенсияне шунда исәпләп барырга тәкъдим ителде. Коэффициент кеше эшләгән һәр елны исәпкә алып исәпләнә, аңа күләме билгеле түләү кушыла. Исәп-хисап бик гади. Һәр кешегә бер елга түләнгән иминиятләштерү взносларын иң күп взнос алына торган хезмәт хакына бүләргә (2015 елда - 733 мең сум) һәм унга тапкырларга (җыелган баллар күләме килеп чыга) һәм бер балл бәясенә тапкырларга кирәк (ул Федераль закон тарафыннан һәр ел өчен аерым билгеләнә). 2015 елда бер балл бәясе 64 сум 10 тиен тәшкил итә. Иминиятләштерү пенсиясен исәпләгәндә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр һәм аннан соң булган пенсия хокуклары исәпкә алына.
Җыелган баллар суммасын һәр кеше үзе белә ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләренең федераль порталында теркәлергә яки Пенсия фондының территориаль органына килеп белешергә кирәк. Баллар күләмен белгәч, шартлы пенсия күләмен үзеңә исәпләргә була. Балларга күчергәч, пенсия бер тиенгә дә кимеми, бу бик мөһим.
- Һәр кеше үз пенсиясен ничек формалаштыра ала?
- Бүген тигезләү дигән нәрсә юк: беренче чиратта, пенсия күләменә хезмәт хакы күләме йогынты ясый. Хезмәт хакы югарырак булган саен, пенсия күләме дә күбрәк була... Балларга күчерү аерым очракларда кайбер категория гражданнарның пенсияләре артуга китерергә мөмкин. Киләсе елдан пенсияне исәпләгәндә армиядә хезмәт итү, инвалид бала һәм яше сиксәннән арткан кешене карау да стажга кертеләчәк. Армия хезмәтенең һәр елы өчен 1,8 пенсия коэффициенты өстәлә, беренче бала белән декрет ялы өчен дә шуның кадәр үк, икенче бала белән - коэффициент 3,6, өченче һәм дүртенче бала өчен 5,6 балл өстәлә.
Пенсия күләменә шулай ук иминиятләштерү стажының зурлыгы да йогынты ясый: ул күбрәк булган саен, пенсия хокуклары шул кадәр күбрәк формалаша. Моннан тыш, иминиятләштерү пенсиясен билгеләү өчен соңрак мөрәҗәгать иткән саен аның күләме артачак. Мәсәлән, кеше пенсияне билгеләү турында биш елга соңрак мөрәҗәгать итсә, биш ел эчендә баллар арта, моннан тыш, ул өстәмә коэффициентка - 1,45кә тапкырлана. Шулай итеп, пенсиянең күләме биш ел элек исәпләнгән белән чагыштырганда 40 процентка артыграк булачак. Әгәр кеше пенсиягә чыгуны 10 елга кичектерсә, пенсия күләме ике тапкыр арта.
Шулай итеп, яңа система пенсионерларга шактый өстенлекләр бирә. Хәзерге вакытта күп кешене лаеклы ялга чыгу яше артмасмы, дигән мәсьәлә борчый. Юк, мондый чара каралмаган дип ышанып әйтә алам. Хатын-кызлар элеккечә үк - 55 яшьтә, ирләр 60 яшьтә чыга. Ләкин закон нигезендә, пенсиягә чыгу хокукы алу өчен бу яшьтә кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 пенсия балл булырга тиеш.

Фото http://www.auto72.ru/news/news44331.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев