Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырык ел сәхнәдә

Узган шимбәдә Өчкүл авылы Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Биредә «Славяне» вокаль-инструменталь ансамбленең чираттагы юбилеен зурлап билгеләп үттеләр.

Ирина ТЕЛИЦЫНА.

Беренчедән, инде егерме ел тоташтан, августның нәкъ менә шушы көнендә, өчкүллеләр белән бергә башка җирдән килгән кунаклар җирле үзешчән артистлар белән очрашу өчен бергә җыелалар. Икенчедән, ансамбльнең беренче артистларына быел алтмыш яшь тулган. Шуңа күрә, мондый кичәләрдә залның шыгрым тулы булуына гаҗәпләнерлек түгел. Тамашачылар "Славяне" җырларын утырырга урын булмаса, аягүрә басып тыңларга да риза.

Күптәнге гадәт буенча башта авыл халкына ансамбль җитәкчесе Владимир Петряев үз сәламнәрен җиткерде. Байтак еллардан бирле үзенең җылы сулышын өреп, авыл мәдәният учагының утын сүндермичә саклауга зур өлеш кертүче бу кеше олы ихтирамга лаек. Сәхнәгә ел саен дебютантларның чыгуын да беренче чиратта аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак бәяләргә мөмкин.

Быелгы бәйрәмдә алар игътибар үзәгендә иде. Ансамбльнең яшь артистлары остазларының йөзенә кызыллык китермәскә тырыштылар. Гитарачы һәм җырчы Евгений Дернов русча гына түгел, инглизчә дә оста итеп җырлады. Аңа Владислав Кузнецов һәм Дмитрий Шеронов (синтезатор), Тәлгат Хәмидуллин (бәрмә уен коралы), Валентин Филиппов (бас-гитара), Михаил Лазутин (соло-гитара), Владимир Шеронов (румба) та кушылып җырлады.

Аннары сәхнәгә концертның иң яшь башкаручысы - җиде яшьлек Артем Избранов чыкты. Аның җыры тылсымлы әкиятләргә багышланган иде. Шунысы сөенечле, Артемның сәхнәгә, иҗатка булган омтылышын әти-әнисе Николай белән Елена да хуплый. Хәер, алар үзләре дә сәхнәгә чыгып лирик җырлар башкарырга яраталар. Альбина Филиппова, Оксана һәм Владимир Елисовлар, Андрей Севастьянов, Екатерина Гришинаның чыгышларын да тамашачылар һәрчак көтеп ала. Болгардан килгән казаклар хоры чыгышы да кичәгә ямь өстәде.

Бәйрәмгә кунаклар күп кайткан иде. Владимир Петряевны, дусларын һәм авылдашларын күрү өчен аралар ераклыгы да сизелми кебек. Алар Яр Чаллы, Казан, Ульяновск, Түбән Новгородтан кайтканнар. Өчкүллеләр Марина Лапаева, Наталья һәм Евгений Гладковлар, Елена һәм Николай Маряниннар, Сергей Лямин, Дмитрий Савинов һәм башкаларның һәр җырын көчле алкышларга күмделәр. Аларның барысын да "Славяне" берләштерә, әле бүген дә Владимир Яковлевичка хәлдән килгән кадәр ярдәм итеп торалар.

Район башлыгы Камил Нугаев Владимир Яковлевичка һәм ансамбльнең башка артистларына тирән рәхмәтен белдерде. Иҗат төрле милләт кешеләрен, төрле һөнәр ияләрен берләштерә, аларны яңа эшләр һәм казанышларга рухландыра. Гади генә авылдагы бу вокаль-инструменталь ансамбль үзенең чыгышлары белән кешеләргә шатлык, җылы өләшә һәм күңелләренә ак нур иңдерә, киләчәк көннәргә өмет уята. Моның өчен беренче чиратта Владимир Петряев алдында баш иеп, рәхмәт әйтергә кирәк диде һәм ансамбль житәкчесенә район Мәдәният бүлегенең Мактау грамотасын тапшырды.

Юбилей концерты ике сәгатьләп барды. Авыл җирлеге башлыгы Нина Пырова билгеләп үткәнчә, кичәдән берәүнең дә тиз генә китәсе килмәде. Халыкның "Славяне" чыгышын озак тыңлыйсы килде. Тамашачылар алдына чыгып соңгы җырны Сергей Лямин башкарды. Николай Марянинның "Володя" шигыренә көйне Сергей үзе язган. Җырны халык аягүрә басып тыңлады һәм Владимир Яковлевичка гөрләтеп кул чапты. Ул мондый хөрмәткә бик лаек.

Рәсемнәрдә: сәхнәгә ансамбльнең төрле еллардагы артистлары чыкты; Артем Избранов; ул үз тормышын иҗатка багышлады; Андрей Севастьянов жырлый.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев