Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кыргый табигать утраулары”

Әлеге чара март ае азакларында Халыкара "Парклар маршы" табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелә. Быел акциягә 29 мартта старт бирелде. Ун елдан бирле Россия күләмендә, шул исәптән Татарстан Республикасында уздырылучы акция быел "Тыюлыкларны кадерләп саклыйк" девизы астында үтә.

"Парклар маршы"ның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын аеруча саклана торган табигый тыюлыкларга юнәлдерү, аларга тиешле ярдәм күрсәтү, шулай ук яшь буында табигый һәм мәдәни мирасыбызга карата горурлык хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.
"Парклар маршы" кысаларында региональ әһәмияткә ия булган "Спас" дәүләт табигать заказнигы тарафыннан оештырылган чараларда 25 меңгә якын кеше катнашты. Укучыларның иң яхшы эшләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан нәшер ителгән җыентыкларда файдаланылды. Мәсәлән, 2012 елда "Лесной дозор-2" исеме белән шундый алтынчы җыентык чыгарылды. Җыентыкка Иж-Борискино мәктәбе укучысы Кристина Кукушкинаның "Коры үләнне яндырма! Язның беренче чәчәкләрен сакла!" дигән рәсеме һәм Никольск мәктәбеннән Татьяна Авдонинаның "Лесник" дип аталган рәсеме кертелгән. Укучыларның эшләрендә җәнлекләр һәм үсемлекләр дөньясы, табигатькә карата булган мөнәсәбәт чагылыш тапкан.
Туган ягыбыз табигатен яраткан һәр кешене конкурсларда катнашырга чакырабыз. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Конкурста иң яхшы дип табылган эшләр чираттагы җыентыкны чыгарганда кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев