3 апрель 2013 яңалыклары
-
Республика этабында чыгыш ясый
Бу сүзләрне мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык конкурсында катнашучы һәр педагогка карата кулланырга була.
-
Халыкара ярминкәдә катнаштылар
Шәһәрдәге 2нче мәктәпнең "Туристория" бизнес-компаниясе (җитәкчесе Ольга Выжленкова) "Яшьләр казанышы - Яшь эшмәкәр" мәктәп бизнес-компанияләре дигән Халыкара ярминкәдә катнашты. Ул Рига шәһәрендә үткәрелде.
-
Өлгерлектә ярыштылар
Укучыларның Бөтенроссия Президент спорт уеннарының муниципаль этабына йомгак ясалды. Аларда барлыгы 120 укучы катнашты.
-
Төп приз кемгә булыр?
Үткән шимбәдә район мәгариф бүлеге вәкилләре югары күрсәткечләргә ирештеләр: өстәл теннисы һәм бадминтон буенча җиңүгә ирештеләр, төп призны алу өчен көрәш тагын да киеренке төс алды.
-
Саклык белән тотарга кирәк
(финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устинаның район Советы утырышында ясаган докладыннан)
-
Район Советының 2013 ел 1 апрель, 31-1нче карары
2012 елга "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын башкару турындагы отчетын раслау турында Россия Федерациясе Бюджет кодексының 264нче һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә "Бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында положение"нең 28нче маддәләре нигезендә, Спас муниципаль район Советы карар бирде: 1. 2012 ел өчен "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын...
-
Япония кунагы
Ял көннәрендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында рәсми булмаган визит белән Япониянең Россия Федерациясендә илче урынбасары, министр Кэйдзи Идэ булып китте. Ул күп мәсьәләләр буенча белгеч, рус телен камил белә. Күп еллар Идэ-сан дипломатик миссияләр белән Франциядә, Кытайда, шулай ук Европаның, Көнчыгышның һәм Азиянең башка илләрендә эшләгән. Ул Япония, Кытай һәм Россия...
-
Лагерьда ял итеп кайттылар
Күп балалы һәм тулы булмаган гаиләдән сигез бала язгы каникул вакытында "Санта" санаториесе (Боровое Матюшино) базасында оештырылган "Йолдыз десанты" профильле сменада ял итеп, дәваланып кайттылар. Бу мөмкинлек аларга балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясе һәм ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан бирелде. Ә балалар төркемен санаторийга алып бару...
-
Язучылар берлегенә кабул ителде
Сергей Исаев күптән түгел Россия Язучылар берлегенә кабул ителде. Бу кешенең исеме безнең район белән тыгыз бәйләнгән: җитмешенче елларда ул монда район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде. Ә соңрак Сергей Ивановичның шигырьләре әледән-әле безнең газета битләрендә чыга торган "Әдәби кунакханә"дә бастырыла башлады. Хәзерге вакытта Сергей Исаев дүрт шигырьләр җыентыгы авторы,...
-
Көлке көненә багышлап
Узган дүшәмбедә район Мәдәният йортында Көлке көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Программа күбесенчә яз, мәхәббәт һәм дуслыкка багышланган җырлардан төзелгән иде. Тамашачылар үзешчән артистларга кайнар алкышларын кызганмадылар, Дарья Зуйкова, Александра Горячкина, Ксения Колчина, Ольга Лобанова, Евгений Кременсков, "Сеспель" ансамбле һәм башкаларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Хореография коллективы, Мәдинә Абдуллина белән...
-
Газетага язылу бәясе үзгәрде
Алдан хәбәр ителгәнчә, 1 апрельдән "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасына язылу бәясе бераз артты. Хәзер ярты елга газетага язылу кешеләргә - 288 сум (бу суммадан редакция бәясе - 153 сум 60 тиен, элемтә бүлеге хезмәте өчен - 134 сум 40 тиен), оешмалар өчен 300 сум (редакция бәясе - 165...
-
Хезмәттәшлек кысаларында
"Родничок" балалар бакчасы аш пешерүчесе Альбина Афоньшина һөнәри осталык буенча ачык регионара конкурста өченче урынны алды. Конкурс социаль тармак учреждениеләре арасында, безнең район белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районының Рязаново авыл хуҗалыгы техникумы базасында үтте. Шул ук элемтәләр нигезендә мәгариф бүлеге җитәкчесе Людмила Рыбакова һәм белгеч Әлфирә...
-
Депутатлар отчетны расладылар
Дүшәмбе көнне икенче чакырылыш Спас муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Алар арасында - узган елгы бюджетны үтәү турындагы отчет. Депутатлар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Аерым алганда, ул ел дәвамында бюджетта үзгәрешләр булуы, өстәмә керемнең ничек тотылуы турында сөйләде. (Аның...
-
“Кыргый табигать утраулары”
Әлеге чара март ае азакларында Халыкара "Парклар маршы" табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелә. Быел акциягә 29 мартта старт бирелде. Ун елдан бирле Россия күләмендә, шул исәптән Татарстан Республикасында уздырылучы акция быел "Тыюлыкларны кадерләп саклыйк" девизы астында үтә.
-
Тагын бер йортның түбәсен яптылар
"Спасагрострой" җәмгыяте эшчеләре Профсоюз тыкрыгындагы 1нче йортның түбәсенә капиталь ремонт ясыйлар.