Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кимчелекләрне юк итәргә кирәк

Район хастаханәсен тикшергәндә Госпожнадзор хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча җитди кимчелекләрне ачыкладылар. Дәвалау учреждениесенең бер генә бинасында да янгын турында хәбәр итү системасы куелмаган. Аның искесен капиталь ремонт барышында алып ташлап, яңасын әле дә урнаштырмаганнар. Түбәнең агач конструкцияләре янгынга каршы состав белән эшкәртелмәгән. Биналарның күпчелегендәге янгын щитларында кирәкле җиһазлар юк...

Район хастаханәсен тикшергәндә Госпожнадзор хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча җитди кимчелекләрне ачыкладылар.
Дәвалау учреждениесенең бер генә бинасында да янгын турында хәбәр итү системасы куелмаган. Аның искесен капиталь ремонт барышында алып ташлап, яңасын әле дә урнаштырмаганнар. Түбәнең агач конструкцияләре янгынга каршы состав белән эшкәртелмәгән. Биналарның күпчелегендәге янгын щитларында кирәкле җиһазлар юк (аерым алганда, огнетушительләр җитми). Биналар янында шулай ук ком һәм су салынган махсус мичкәләр куелмаган.
Шундый ук кимчелекләр Полянка, Көек, Урта Йорткүл һәм башка берничә фельдшер-акушер пунктларында да ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре судка тапшырылган, ә хастаханә администрациясенә бу кимчелекләрне июль аена кадәр бетерергә кирәклеге турында кәгазь җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев