Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Күңелләребез яктырсын

    Белгәнебезчә, быел илебездә мәдәният елы билгеләнеп үтелә. Ә безнең Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте дини гореф-гадәтләрне торгызу елы итеп тә үткәрергә тәкъдим итте. Шуны истә тотып Иске-Рәҗәп авылы Мәдәният йортында "Мөнәҗәт әйтик әле" дип аталган мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде. Татарның халык иҗаты бик бай, ул күп төрле: әкиятләр, җырлар, бәетләр, мәзәкләр,...

    Белгәнебезчә, быел илебездә мәдәният елы билгеләнеп үтелә. Ә безнең Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте дини гореф-гадәтләрне торгызу елы итеп тә үткәрергә тәкъдим итте. Шуны истә тотып Иске-Рәҗәп авылы Мәдәният йортында "Мөнәҗәт әйтик әле" дип аталган мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде.
    Татарның халык иҗаты бик бай, ул күп төрле: әкиятләр, җырлар, бәетләр, мәзәкләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, риваять-легендалар, дастаннар. Шулар арасында иң үзенчәлеклесе - мөнәҗәтләр.
    Тарихыбыздан күренгәнчә, халкыбыз гомер-гомергә моң-зарлы. Якты сагыш һәм бетмәс-төкәнмәс өмет белән сугарылган менә шул моң-зардан мөнәҗәтләр туган. Телдән-телгә күчә-күчә бик борынгыдан бүгенгебезгә килеп җиткән. Аллаһы Тәгаләнең сүзләре Коръәнне саклаучы Коръән-Хафизлар булган кебек, мөнәҗәтләрне саклаучы мөнәҗәтләр дә бар. Татар халкы яшәгән төбәкләргә барып, мөнәҗәтләрне җыючы, эшкәртүче, саклаучы галимнәр, авылыбызда да әби-бабайларыннан өйрәнеп, аларны онытмыйча истә калдырып сөйләүче мөнәҗәтләребез бар. Безнең бу мөнәҗәтләр бәйрәме аларның шул бөек хезмәтләрен халыкка җиткерә, аның якты, матур бер чагылышы булып халык күңеленә кереп калсын иде, дигән максат белән үткәрелде. Бәйрәмебез араларны якынайтсын, иманнарыбызны көчәйтсен. Барысыннан да бигрәк, Аллаһ каршында йөзләребезне нурландыруга сәбәпче булсын, һәрбарчабызны сөендерсен иде. Шулай булмыйча да мөмкин түгел, чөнки күпчелек мөнәҗәтләрнең эчтәлегендә дини мотивлар өстенлек итә. Күп еллар буе динне кысрыклауга карамастан, мөнәҗәтләр халык күңелендә гасырлар буе кадерләп, түкми-чәчми сакланып килгән.
    Сәрия Шакирова, Минҗиһан Кыямова, Гөлнур Гәләветдинова, Наилә Хәмидуллина, Хәлимә Мингәрәева, Рамил Галимовларның көйгә салып сөйләгән мөнәҗәтләрендә яшәү белән үлем, тормыш мәгънәсе турында уйланулар, Аллаһы Тәгалә һәм аның Рәсүле исеме белән бәйләнешләр чагылыш таба.
    Вәлиева Наилә башкаруындагы "Моңлы ана" мөнәҗәте искиткеч моңлы көе, эчтәлеге белән бергә, җанга үтеп керә, үзәкне өзә. Анда картлык көнендә бергә яшәп тә баласыннан ачык йөз күрмәгән ананың моң-зары ишетелә. Бу мөнәҗәт яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Ата-анага тугрылыкка, әхлакый сафлыкка, миһербанлыкка өндәү идеяләре мөнәҗәттә кызыл җеп булып сузыла.
    Ата-ананың балалары язмышына битарафлыгы, йә балаларның өлкәннәргә мәрхәмәтсезлеге өчен кайгыру, җанның имансыз, тәннең сихәтсез булуына, атасыз балалар туу, хәмер белән мавыгу, яхшылыкның таянычсыз, яманлыкның киртәсез булуына ачыну хисләре тәсвирланган, соңгы вакытта бик еш башкарыла торган "Менә шундый заман җитәр" дигән мөнәҗәтне Минзәйнәп Хәмидуллина көйләп әйтте.
    Безнең көннәрдә милли тел, гореф гадәтләр, Ислам дине яңадан туу чоры кичерә. Шуның белән бергә мөнәҗәтләрнең дә фаҗигале язмышы үзгәрә: хәзер алар газета-журнал битләрендә басылалар, радио-телевидениедән яңгырыйлар, аларга багышлап аерым җыентыклар, кассета-дисклар чыга. Күрнекле артистларыбыз Гөлзада Сафиуллина, Зөһрә Сәхәбиева, "Казан егетләре" төркеменнән аерылып чыккан ике егет, Ильяс Халиков, Ильяс Гаделшин һәм башкалар сәхнәләрдә мөнәҗәтләр әйтәләр.
    Быелгы елны Татарстаныбызда дини-гореф гадәтләрне торгызу, җанландыру елы дип игълан ителүе күренекле изге гамәл. Безнең мәхәлләбездә имамыбыз Рамил Галимов җитәкчелегендә бу эш бик актив алып барыла. Мәчетебездә олылар белән бергә укучы балалар дин тарихын өйрәнәләр, дин дәресләре алалар, республикабыз уздыра торган дини викторинага әзерләнәләр.
    Мөнәҗәтләр кичәсендә дә укучыларның актив катнашуы бик тә күркәм күренеш.
    Йомгаклап әйткәндә, мөнәҗәтләр бәйрәме барлык катнашучы авылдашларның күңеленә хуш килде.
    Ә без исә, башланган эш дәвамлы булсын, дигән теләктә калабыз.
    Флёра Хәйретдинова
    Иске Рәҗәп авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: