14 май 2014 яңалыклары
-
Истә калырлык булды
Без, Иске Рәҗәп мәктәбенең 1,3,4,10 класс укучылары Казанга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына "Кечтүкле уен" исемле театраль тамаша карарга бардык. Театр алдыннан без педагогия фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Каюм Насыйри, Муса Җәлил, Дамир Сираҗиев исемендәге премияләре лауреаты Әнвәр...
-
Күңелләребез яктырсын
Белгәнебезчә, быел илебездә мәдәният елы билгеләнеп үтелә. Ә безнең Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте дини гореф-гадәтләрне торгызу елы итеп тә үткәрергә тәкъдим итте. Шуны истә тотып Иске-Рәҗәп авылы Мәдәният йортында "Мөнәҗәт әйтик әле" дип аталган мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде. Татарның халык иҗаты бик бай, ул күп төрле: әкиятләр, җырлар, бәетләр, мәзәкләр,...
-
“Болгарда мондый бәйрәмнең булганы юк иде әле...“
Узган ялларда Болгарда шактый зур уңыш белән IIнче Авраамий фестивале узды. Быел ул чиркәү һәм казаклар арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә багышланды. Оештыручыларның әйтүенә караганда, әлеге чарада 1500 ләп кеше катнашкан.
-
Караклар тик ятмый…
Узган ялларда берничә урлау очрагы теркәлде. Мәсәлән, билгесез кешеләр Өчкүл авылындагы почта бинасын җимереп эчкә кергәннәр. Биредән алар туклану продуктлары һәм төрле әйберләр урлап чыккан. Өч мең сумлык зыян китерелгән. Гусиха авылы тирәсендәге юлда калдырылган автомобильнең көпчәкләрен һәм аккумуляторын салдырып алганнар. Хуҗасы вакытында килеп өлгермәсә, автомобильдән ни калган булыр икән?...
-
Руль артында сак булырга кирәк
Узган атнада район юлларында берничә юл-транспорт фаҗигасе килеп чыкты. Бер шофер Кожаевка авылы тирәсендәге юлда тизлекне арттыра һәм идарә итүне югалтып, машинасын юл читенә каплый. Бәхетләре булгандыр инде, пассажирларның берсенә дә зыян килми. Хирург Шеронов урамындагы күп фатирлы йортның ишегалдында бер хатын чит ил машинасында авария китереп чыгара. Борылу нияте...
-
Кыйммәткә төшкән балык
Республикада игълан ителгән "Уылдык" операциясе кысаларында, "Спас" заказнигы инспекторлары алтмыштан артык тәртип бозу очрагын ачыклаган. Утыз җиде очракта гаеплеләргә карата РФ Административ хокук тәртибен бозулар Кодексының 8.39 нчы маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән. Тиешсез урыннан сакланучы территориягә керү һәм Идел елгасы буйлап кечкенә судноларда хәрәкәт итү тыелса да, закон таләпләрен...
-
Килешү - акчадан кыйммәтрәк…
Соңгы араларда күпчелек компанияләр акчаны экономияләү максаты белән гражданлык-хокукый килешүләр төзүгә өстенлек биреп, кешеләрнең теге яки бу оешмада даими эшләве турында онытып җибәрәләр булса кирәк. Шулай итеп, аларны вакытлыча йомыш үтәүче яки подряд эшләрен башкаручы ролендә генә калдыралар. Болай итәргә ярамый. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә якынча 7-8 миллион кеше хезмәт...
-
Һәркем кайгыртырга тиеш
Яз айларында урманнарда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты республика территориясендә 20 апрельдән 15 майга кадәр янгыннарга каршы көрәш чоры дип игълан итте.
-
Рейдлар нәрсә күрсәтте?
Балигъ булмаган яшүсмерләр һәм катлаулы хәлдәге гаиләләр белән кисәтү эшләрен активлаштыруга юнәлдерелгән "Яшүсмер" операциясенә йомгак ясалды.
-
Муниципаль хезмәт вазифасы идарә кадрлары резервына кертелү хокукына ия булу конкурсы турында хәбәр
Спас муниципаль районы конкурс комиссиясе хәбәр итүенчә, Спас муниципаль районы башлыгының 2014 елның 30 апрелендәге 36нчы карары нигезендә, карарда расланган исемлек буенча Спас муниципаль районы составына керүче җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервына кертелү хокукына ия булу конкурсы игълан ителде. Конкурс...
-
Безне спорт фестивале көтә
Киләсе ялларда безнең районда спортның берничә төре буенча фестиваль уздырылачак. Фестиваль Россиянең Татарстаннан дзюдо буенча беренче чемпионы, самбо буенча РСФСР Спартакиадасының көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышлана. Фестиваль кысаларында дзюдо, самбо, көрәш һәм сумо буенча турнирлар оештырылачак. Бәйгедә катнашучылар шәһәргә 16 майда килә, фестиваль исә 17 майда сәгать 11 дә...
-
Сугыш турында җырлар яңгырады…
Районның унлап мәктәбе вәкилләре Бөек Җиңүгә багышланган "Узган сугыш кайтавазы" хәрби-патриотик темаларга багышланган район балалар-яшүсмерләр музыка фестивалендә катнаштылар. Алар башкаруында сугыш һәм сугыштан соңгы еллар җырлары яңгырады. "Вокал-соло" номинациясендә беренче урын Никольск һәм Иске Рәҗәп мәктәпләреннән Анна Федорова белән Рифат Минһаҗевка бирелде. Икенче урында - Рузилә Заһитова, Мария Букарцева, Диләрә...
-
Яңа уңышлар телибез
Кузнечиха урта мәктәп укытучысы Надежда Каштанова халыкара "Традиция" фестивалендә катнашып, махсус диплом һәм призга лаек булды. Корамалардан тегү осталары фестивале Санк-Петербургта узды, "Күктә йолдызлар кабынганда" темасына әзерләнгән эшләр күргәзмәсе "Смольный" күргәзмәләр залына куелган иде. Кул эшләре остасы бер квадрат метрдан зуррак паннога кошлар сүрәтен ясап урнаштырган. Надежда Васильевнаның эшләре "Традицион...
-
Чираттагы этапка үтте
Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең унынчы класс укучысы Анастасия Пенькова республика "Кадрлар резервы" проектының өченче (читтән торып) турын уңышлы үтте. Әлеге проектта Татарстанның Республикасының егерме бер районыннан 150 укучы катнаша. Алар алты ай эчендә документлар әйләнеше нигезләре белән танышкан, башка күп нәрсәләргә өйрәнгән. Өченче этапка 69 катнашучы гына калган. Алар арасында...
-
Чәчү тәмамланып килә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, игеннәр барлык мәйданның 75 процентында чәчелгән. Сабан культуралары чәчү тәмамланып килә, бу эш 95 процентта башкарылган. Хуҗалыкларда соң өлгерүче культуралар - карабодай, кукуруз, суданка чәчәсе генә калган. Чәчү тәмамлангач та, игенчеләрнең мәшәкатьләре кимеми: киләсе атнада уҗымнарны тукландыруга, көзге культураларны авырулар һәм корткычларга...