Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләрдә шәфкать хисе сүнмәсен...

Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында унсигезенче хәйрия марафоны булды. Марафон барышында ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен махсус исәп-хисап счетына 697 мең сум акча керде.

Владимир КОРНИЛОВ
Марафон үз бәхетеңне кеше белән уртаклашсаң, ул кимеми, киресенчә, арта гына бара, дигән мәгънә бирелгән матур әкият белән башланып китте. Яшь артистлар тарафыннан әзерләнгән бу сюжет традицион хәйрия марафоны максатын тулысынча ачып бирде.
Һәр ел саен марафонда катнашучылар саны арта. Анда хәзер күрше район вәкилләре, республиканың зур компанияләре катнашып, безнең район счетына акча күчерәләр. Монда кемнең күпме акча бирүе әһәмиятле түгел, чөнки һәр кешенең кереме төрлечә, иң мөһиме - бу эшне чын йөрәктән, изге уй-фикерләр белән башкару. Район башлыгы, попечительләр советы рәисе Камил Нугаев үз чыгышында моны ассызыклап үтте.
- Шәфкатьлелек хисе һәр кешенең йөрәгендә булырга тиеш, - диде ул. - Башкалар проблемасына битараф булмаган, һәрвакыт мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер торган, уңай үрнәк күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт...
Ә мондый кешеләр районыбызда аз түгел. Аерым алганда, 2013 ел нәтиҗәләре буенча ел хәйриячеләре конкурсында җиңүче дип Изге Авраамий чиркәве рухание Владимир Головин табылды. Мохтаҗ кешеләргә, чиркәүдә эшләүчеләргә, күп балалы гаиләләргә ул 2 миллион сумнан артык акчалата ярдәм күрсәткән. "Спас коммуналь челтәрләре" директоры Александр Кривошеев узган ел "Чайка" балалар һәм яшүсмерләр приютына, башка объектларга ремонт ясау өчен 180 мең сум акча биргән; Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә һәм районның мохтаҗ кешеләренә 143 мең сум акча күчергән; "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Гөлшат Заһитова үзенең гаиләсендә инде 5 елдан артык Нәлет авылында янгын чыгу нәтиҗәсендә йорт-җирсез калган хезмәт ветераны Александра Николаевна Чертаганованы карап-тәрбияләп тора. Изге йөрәкле, ачык күңелле Гөлшат Хөсәен кызы турында видеофильм күрсәтелде. Залның кайнар алкышлары астында район башлыгы җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырды.
Залга җыелган кунакларны район үзешчән артистлары сәламләде. Алар арасында Ямбакты авылыннан Диләрә Сафина, "Дружба" ансамбле, "Колосок" балалар бакчасы нәниләре, коррекция мәктәп-интернаты укучысы Гөлшат Закирова, Балалар сәнгать мәктәбенең "Булгарочка" бию коллективы һәм башкалар катнашты.
Тамашачылар артистларга гына түгел, башкаларга да алкышларын кызганмадылар. Мәсәлән, балаларны чын күңелдән яратучы кешеләр эшли торган "Родничок" балалар бакчасы, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Балалар иҗат йорты каршында эшләп килгән, балаларга бер-берсе белән аралашырга, төрле бәйрәмнәрдә катнашырга мөмкинлек биргән "Маячок" берләшмәсе турында сюжетларны да халык җылы каршылады.
Бәхеткә, арабызда авыр хәлдә калган балаларга ярдәм кулы сүзучылар да җитәрлек икән. Иске Рәҗәптә яшәүче унөч яшьлек Алсу Мортазинага шәһәр эшмәкәрләре исеменнән "Для вас" кафе хуҗасы Ольга Абрамова ноутбук бүләк итте. Аны сатып алуга Алексей Луцков, Владимир Сорокин, Евгений Табакаев, Татьяна Мигачева, Артем Тюнев, Андрей Абрамов, Альберт Шахназарян да өлеш керткәннәр.
Тармак технологияләре техникумы укытучысы, балалар сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов үзенең дә авыру булуына карамастан, балалар арасында карате кекусинкай түгәрге алып бара. Аның шәкертләре дә, ул үзе дә кул көрәше алымнарын күрсәттеләр. Теләк булганда һәр кеше җәмгыять өчен файдалы эшләр башкара ала, бу яктан Рәшит Зыятдинов барыбызга да үрнәк булып тора.
Марафонда катнашучылар бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарын да онытмадылар. Алар хөрмәтенә күп җылы сүзләр әйтелде, ә ата-балаларыбызның тиңдәшсез батырлыгы тарихта сакланачак, алардан үрнәк алып яшәү - үсеп килүче буынның изге бурычы. Ветераннар үзләре марафонда катнаша алмаса да, кадет мәктәбе укучылары залдагы барлык кешеләр исеменнән аларның өйләренә чәчәкләр җибәрделәр.
Хәйрия марафонында 25 ел элек тәмамланган Әфган сугышында катнашучыларны да онытмадылар. Әлеге сугышта катнашкан ветераннарга канәфер чәчәкләре бүләк иттеләр. Гүзәл Марянина башкаруындагы "Белый вальс" биюе дә аларның батырлыгына багышланды, биегәндә Әфган сугышында төшерелгән кадрлар күрсәтелде. Аграмак авылыннан Дмитрий Шеронов башкаруындагы"Война" җырын зал аягүрә басып тыңлады. Төрле елларда Ватаныбыз сагында торып, гомерләрен корбан иткән якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Хәйрия марафоны "Болгарский родник" хоры һәм "Волжские зори" ансамбленең чыгышы белән тәмамланды. Марафон тәмамланса да, изге эшләр, шәфкатьле гамәлләр киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз. Ата-бабаларыбыздан калган изге традицияләр бүген дә, иртәгә дә яшәр.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев