Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каникуллар күңелле үтсен өчен

Укучыларның түземсезләнеп көтеп алган җәйге каникуллары җитте. Ни кызганыч, бу чорда балалар арасында юл һәлакәтләре саны да бермә-бер арта.

ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Зилә Фәсхетдинова сүзләренә караганда, быел безнең районда мондый очраклар теркәлмәгән. Ә республика буенча тулаем алганда быел балалар белән йөздән артык юл фаҗигасе булган. Ни кызганыч, май аенда гына җиде бала автоаварияләрдә һәлак булган.
Авариядә балаларның үлеменә китергән төп сәбәпләрнең берсе - балаларны беркетү җайланмаларының булмавы. Күп ата-аналар нигәдер бу мәсьәләгә битараф карыйлар, балаларының тормышын куркыныч астына куялар. Ә дәүләт инспекторы билгеләп үткәнчә, беркетү җайланмалары баланың гомерен саклап калган очраклар байтак.
Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатында, 19 майдан алып, 19 июньгә кадәр "Игътибар - балалар" республика акциясе үткәрелә. Җәйге каникул чорында балаларның иминлеген тәэмин итүгә аерым басым ясала. Мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә әңгәмәләр үткәрелә, бу мәсьәлә ата-аналар җыелышларында тикшерелә. Рейдлар барышында шулай ук олыларның һәм балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәвенә аеруча игътибар бирелә.
Җәйге чорда шәһәр урамнарында велосипедта йөрүчеләр аеруча зур куркыныч тудыра. Балалар велосипедта йөрергә яратса да, күпләр велосипедта 14 яшь тулгач кына йөрергә рөхсәт ителүен белми. Шуңа күрә моны ата-аналар даими рәвештә җитди контрольдә тотарга тиеш. Барлык таләпләрне җиренә җиткереп үтәгән очракта гына юл фаҗигаләрен булдырмый калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев