Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кагыйдә бозучылар игътибарына

Күптән түгел РФ административ хокук бозулар Кодексында тиешле вакытта штрафларны түләмәгән өчен җаваплылыкны көчәйтүгә кагылган төзәтүләр гамәлгә керде. Шул вакыт эчендә безнең районда дүрт дистәдән артык машина йөртүче җаваплылыкка тартылды. Аларның күбесе закон таләпләре турында белмәвен сылтау итә.

Зилә Фәсхетдинова,
ЮХИДИ бүлеге инспекторы.
Бүгенге көндә РФ Административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штрафны вакытында түләмәгән өчен тагын бер - түләмәгән суммадан ике тапкыр артыграк, тик бер мең сумнан кимрәк булмаган суммада штраф салына. Шулай ук унбиш тәүлеккә кадәр административ җәза бирелергә мөмкин.
Шулай итеп, йөз сумлык штрафны вакытында түләмәгән өчен мең сум акча һәм штрафның үзен түләргә кирәк булачак. Моннан тыш, бу үзгәрешләр буенча суд пристав-башкаручысы протокол төзи ала.
Исегезгә төшерәбез, штрафны вакытында түләмәгән өчен җәза срогы карар чыгарганның 41нче көндә, ягъны үз теләгең белән түләргә 30 көн үткәч һәм жалоба бирү өчен 10 көн вакыт кала килеп җитә. Штрафларны түләтү буенча чаралар гаепле кешене җәзасыз калдырмый.
ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән даими элемтәдә эшли. Хокук бозучылар буенча бердәм мәгълүматлар базасы штрафларны вакытында түләмәүчеләрне җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штраф түләүдән баш тартучыларны билгеләү буенча рейдлар үткәрелә.
Хәзерге вакытта ЮХИДИ бүлекләренә штрафларны түләү турында мәгълүматларны банклардан да (Ак Барс банкы, Саклык банкы, Татагробанк һәм башкалар), үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең зур терминалларыннан да автомат рәвештә тапшыруның электрон системасы эшли.
Гражданнарга уңайлырак булсын өчен, ТР буенча ЮХИДИ Идарәсенең рәсми Интернет порталында (gibdd.tatarstan.ru rpolice.ru) түләнмәгән штрафлар буенча мәгълүмат алырга мөмкин, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында банк кредит карталарыннан файдаланып, дәүләт пошлиналарын һәм штрафларны түләргә була. Моннан тыш, ЮХИДИнең барлык бүлекләрендә диярлек түләү терминаллары куелган. Шулай ук юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында белергә һәм аларны түләргә мөмкинлек биргән инфомат челтәре дә киңәя бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев